ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

18 яшьлек Кәримәне бер дә белмәгән 40 яшьлек Ирек алып китте дә туй ясады

0

Кәримә кич белән клубка чыкканда әле якты киләчәк, саф мәхәббәт, матур егет очрату, гашыйк булу турында хыяллана иде. Клубта шаулап торган музыкага кушылып, яшьләр бергәләп биеде. Яшьлек, ирек, җиңеллек — ул кичне барысы да гап-гади кебек тоелды. Әмма төннең азагында бөтенләй башкача хәл булды.

Машина тавышы, тарту, кычкыру — һәм ул инде авылдан чыгып китте. Кәримәне клубтан кайтышлый таныш түгел ир-ат машинасына сөйрәп алып утыртты да алып китте...

Руль артында – 40 яшьлек Ирек. Кәримә аны аз гына белә, ул клубка еш килде. Ә Ирек Кәримәне инде күптән күзләп йөрде...

Кәримә елый, кычкыра, кире кайтаруын үтенә. Ләкин Ирек дәшми, күзләрен юлга текәгән. Машина текә – ишекләр блокланган, кыз утыра. Ул куркудан дер калтырый.

Иртәнгә таба алар Ирекнең авылына кайтып җитә. Кәримәне Ирекнең әнисе — өлкән яшьтәге хатын каршы ала. Йөзе тыныч, салкын. Хәмидә карчык улының бүген төнлә килен алып кайтасын белә иде. Ирек әнисенә урын-җир әзерләргә кушып калдырды.

Кәримә шалтыратырга сорый — әбинең җавабы кыска: «Юк, кызым, кайтырга ярамый. Ир кешенең кулы тиде икән — хәзер син аның хатыны».

Ирекнең хатыны да булган, әмма аерылган, дип тә сөйләделәр. Кемгә ышанырга?

Иртән Ирек өенә мулла килеп җитте, аңа кичтән үк әйтеп калдырганнар. Ирек иртән барып, Кәримәнең әбисен дә алып килде. Шулай итеп 18 яшьлек Кәримә белән 40 яшьлек Иреккә никах укыдылар. Ул күндәм утырды, елмая алмады.

Бары тик әбисе пышылдады: «Иң яхшысы шул, сабыр ит».

Тыйнак кына туй булды, артык кеше җыймадылар. Кәримәнең әти-әнисе вафат, әби белән генә үскән кыз шулай кияүгә чыгып куйды. Бертуган апасы Илгизә дә шәһәрдән кайтып җитәргә өлгермәде. Шулай итеп, ул апасы белән дә, әбисе белән дә, авылы белән дә аерылышты.

Берничә атнадан соң Ирек Кәримәне шәһәргә алып китте. Анда фатир, эш, яңа тормыш көтә. Кәримәгә өйдә утырырга кушылды — «ир хатыны» бит.

Башта ул өй җыештырды, ашарга пешерде, тын гына көн күрде. Эчтән сагыш кимерде. Аннары беренче баласы дөньяга килде. Ирек сөенде, ул нәни кызын бик яратты.

Икенче елда Кәримә тагын бала тапты. Ул вакытта инде Кәримәнең күләгәсе генә калган иде. Ирек эштән соң кайта, ашый да йоклый. Йомшак диван, телевизор — аңа шул җитә.

Өченче бала да көттермәде. Бергә яши башлаганның дүртенче елында Кәримә ир бала тапты. Ул балаларын карый, җыя, юа, пешерә. Күңелдә сагыш. Төннәрен ул тәрәзәгә карап утыра, авылын, яшьлеген искә ала.

Кәримә бер тапкыр, хат язып, апасына җибәрмәкче булды. Тик, Ирек кулына эләксә, дип курыкты. Шәһәрдәге фатирдан ишегалдына гына чыга ала иде. Базарга үзе бара алмый, Ирек каршы.

Ирекнең тормышы исә гөрләп торды: эшлекле очрашулар, яллар, шәп машина, дуслар… Елга 2 тапкыр чит илгә барып кайта. Берсенә дә Кәримәне алмады. «Балаларны карарга кирәк», — ди. Ә үзе күңел ачып йөри.

Кәримә көннән-көн кысыла, югала бара. Үзе дә сизмичә, тавышы тынсызлана, күз карашы сүрелә. Бер көнне көзге каршына басты да — үзен танымады. Кайда ул яшь кыз, зифа буй, кара күзләр?

Эчтәге бушлык көчәя...

Тагын йөкле булуын белгәч, Кәримә елап егылды. Иреккә дәшмәде, кирәге юк — барыбер аны кызыксындырмый.

Бер кич Ирек исерек кайтты. Балалар йоклый, ә ул Кәримәне гаепли — «тормышта кызык юк», имеш.

Кәримә тын гына сулыш ала. Сүзләре калмаган. Күз яшьләре дә кипкән инде күптән.

Иртән, балаларга ботка пешереп, чәй ясаганда, уйга калды: «Минем язмыш шулай булырга тиеш идеме?» Соңгы хатны апасы язып җибәргән иде: «Сине сагынам, туганым»… Ул хатны ишек төбендәге сандыкка яшерде. Көн саен укый, ятлап бетерде.

Балалар үсә. Алар Иреккә охшаган – матур гәүдәле, яшел күзле, сау-сәламәт балалар. Кәримә алар өчен яши.

Үсә төшкәч, олы кызы әнисенең күңелсезлеген сизә башлады. Беркөнне сорады: «Әни, син елмая беләсеңме?» Бу сорау йөрәккә энә булып кадалды. Кәримә шунда гына елмаерга тырышты. Әмма йөзе тын, күзләр салкын калды. Эчтән генә: «Белмим, ул сәләтемне югалтканмын, кызым», — дип уйлады.

Ирекнең тормышы элеккечә. Шәп кием, татлы ризык, яңа танышлар. Кәримәне исәпкә алучы юк. Аның барлыгы бары тик хуҗалык өчен генә.

Кемгә зарланырга? Кәримә берәүгә дә ышана алмый… Кайчак ире каршына басып: «Мин бәхетле түгел», — дип әйтердәй була. Тик тел әйләнми. Куркумы, ияләнүме — үзе дә белми.

Балалар йоклагач, тәрәзә каршында басып тора. Шәһәрнең утлары чит, салкын. Язмышын үзгәртердәй көч юк.

Бер көнне Кәримә төш күрде: яшел болын, кояш, әнисе кулыннан тота. Төшләрендә яшь Кәримә йөри. Клубта көлеп бии, ирекле, курыкмый да. Тик ул кыз кайдадыр еракта, хатирә генә.

Хатын иртәнге чәй янында балаларын күзәтә. Аларның бәхетле булуын тели.

Ирек тагын юлга җыена — Төркиягә. Кәримә дәшми, дәшсә дә, берни үзгәрмәс иде. Әмма күңелендә яңгырый: «Бәлки, бер көн мин үземне табармын. Үзем өчен яшәрмен»...