Гөлназ Асаева: «Тавышлар утырып беткәнче, кан төкергәнче җырлыйбыз»
Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлназ Асаева халыкның татар артистларына карата мөнәсәбәтенә ачуы килүе турында әйтә. Бу хакта ул сәхнә артында «Татар радиосы» алып баручысы Назлыгөл Сөнгатовага сөйләгән.
«Белмәгән әйберләрен сөйләмәсеннәр иде дә бит. Беренчедән, концертка килсеннәр дә карасыннар. Без тавышлар утырып беткәнче, кан төкергәнче җырлыйбыз – барлык артистлар да шулай, мин генә түгел. Татар эстрадасында концертларын фонограммага куючы бер генә артистны да күргәнем юк. Барысы да үз тавышы белән җырлый, шуңа күрә артистларга карата хөрмәтсезлек мине бик борчый. Минемчә, артистларга һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, чөнки татар артистлары җиренә җиткереп, тырышып эшли. Һәм без һәрвакыт үз тавышыбыз белән җырлыйбыз», – дигән Гөлназ.