ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхованың әнисе читтәге оныгын тәүге тапкыр кочаклаган

0

Дубайга арзан турлар сатып эзләүгә бирелгән блогер Илүсә Фәләхова-Миннегалиева 2 елдан соң әнисе белән очрашкан. Аның әнисе шулай ук блогер, Мамадышта яшәүче Миләүшә ханым Дубайга очып килгән. Бу хакта Илүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Ниһаять, 2 елдан соң әни белән очраштык. Оныгына 1,6 яшь, ә әбисе аны болай якыннан беренче тапкыр күрә, беренче тапкыр кулына күтәреп карый. Без һәр көнне телефоннан видеоэлемтә аша аралашып тордык, әмма бу очрашу бөтенләй икенче бит», – дип шатлыгы белән уртаклаша ул.

Оныгы Алим әбисеннән ятсынмый, әтисе кулыннан әбисенә күчә.

Соңыннан Илүсә әнисе һәм гаиләсе белән диңгезгә бара. «Монда мунча миченә 3 чүмеч су сипкән кебек эссе», – дип, биредәге эсселеккә зарлана Мамадыштан килгән Миләүшә ханым.

Авылдан күчтәнәчкә төрле җиләк-җимеш кайнатмалары да «килгән». «Мин бу җиләк кайнатмаларын нык көттем, бик нык иснәп карыйсым килгән иде», – дип яза икенчегә әни булырга җыенган блогер. Шулай ук туганнары да күчтәнәч җибәрүе турында яза.

Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева гаиләсендә күңелле хәбәр бар

Блогер Илүсә Фәләхова алданган туристларга 20 миллион сум бурычы булуын әйтте

Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхова әнисенең язмышын кабатлауга ышанмавын белдерә