ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Япония 40нчы тапкыр дөнья рекорды куя: хатын-кызларның гомер озынлыгы 90 яшькә якынлаша

0

2024 елда Япониядә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 87,13 яшькә җиткән, ә ир-атлар арасында бу күрсәткеч - 81,09 яшь. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда».

NHK телеканалы билгеләп үткәнчә, Япония 40нчы тапкыр рәттән хатын-кызлар арасында гомер озынлыгы буенча дөнья рекорды куя. Ир-ат гомер озынлыгы күрсәткече буенча ил алтынчы урында тора: Швеция, Швейцария, Норвегия һәм башка илләрдән калыша.

Министрлык мәгълүматлары буенча, алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләр үзгәрмәгән диярлек: ир-атларда – үзгәрешсез (0,00%), хатын-кызларда – 0,01% ка үсеш.