ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«1 җыр өчен 3 литр сөт»: Айдар Рәкыйповка үзенчәлекле бүләк ясаганнар

0

Аюкөйдергән авылы көнендә җырчы Айдар Рәкыйповка үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Җырчы үз чыгышыннан соң китәргә җыенганда, аңа сәхнәгә чыгып сөт бүләк иткәннәр, ләкин бушка түгел, тагын 1 җыр өчен. Бәйрәмнән кызыклы видео белән алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина бүлеште.

3 литр сөт, әни яңа гына савып чыкты. Бушка түгел, 1 җырга, – дип тәкъдим иткәннәр бүләкне.

Бик зур рәхмәт. Кайчакта бушка да барып җырлыйсың инде. Рәхмәт сүзен ишетсәк, шул этәргеч бирә безгә. Сөт тә булгач, бөтенләй канатланып, очып кайтабыз бүген, – дип шаярта Айдар, бүләкне кабул итеп. Җырчы рәхмәт йөзеннән кунакларга «Эх, алмагачлары» татар халык җырын башкарган.

«Һәр җырчының үз райдеры. Минеке – яңа савылган сөт. 1 җыр = 3 литр сөт, чакырыгыз. Бүләк өчен аерым зур рәхмәт, тәмле булды», – дип язган Айдар Рәкыйпов соңрак үзенең шәхси битендә.