1 сентябрьдә Татарстандагы мәктәп чатлары «Мах» мессенджерына күчә
1 сентябрьдән Татарстанда барлык мәктәпләрнең чатларын «Мах» илкүләм мессенджерына күчерәчәкләр. Күчеш этаплап 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Күчү Татарстанда мәгълүмат алмашуның Россия күп функцияле сервисында гамәлгә ашырылган «Сферум» мәгълүмати-коммуникация белем бирү платформасында коммуникацияләрне күчерү буенча Юл картасы нигезендә башкарыла. Юл картасы нигезендә, «VK мессенджер» «Сферум»дагы барлык чатлар ноябрьдә ябылачак», – дип сөйләде ул.
Беренче этапта – илкүләм «Мах» мессенджерына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен, икенче этапта – мәктәпләр, балалар бакчалары, көллият һәм техникумнар администрацияләрен һәм эшчеләрен күчерәчәкләр.
Өченче этап әти-әниләргә, мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына кагылачак.
Алсу Мөхәммәтова сүзләренчә, илкүләм мессенджерда «Сферум»ның «Пушкин картасы», «Бүләкләр», «Тәнәфес» сервислары күренәчәк.
«Хәзер илкүләм мессенджерга миграцияләүгә әзерлек эшләре бара. Мәгълүмат ведомство һәм белем бирү оешмаларына җиткерелде», – диде ул.
Мәгълүматларның иминлегенә килгәндә, алар Россия сервисларында саклана, диде матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Куркынычсыз режим балага үзенең «контактларында» булган кешеләр белән генә аралашырга мөмкинлек бирә, һәм киресенчә. Көйләүләрне үзгәртер өчен әти-әнигә билгеле булган ПИН-код кирәк була», – диде ул.