ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

27-28 июльгә һава торышы һәм ай календаре

0

27 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +20..+25˚ градус.

28 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +22..+27˚ градус.

Үсүче ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Туфракны тирән итмичә генә йомшартырга, чүп үләннәрен утарга, компост әзерләргә була. Авыруларга тиз бирешә торган чәчәкләрне бу көннәрдә утыртсаң яки күчереп утыртсаң, алар азрак авырый.