ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Авиаһәлакәттә әнисе белән нәни малай үлә: «Операция ясатып, өйгә кайталар иде»

0

Тында янында һәлакәткә очраган Ан-24 самолетында берничә бала да була. 1,5 яшьлек Ева Шиян әти-әнисе белән әбисе янына кунакка барган. Ә 6 яшьлек Сергей Очкинның әнисе белән бергә Тындага өенә кайтып баруы була. Алар самолетка Благовещенскида утырган. Малайның кулына операция ясаганнар.

Һәлак булган малайның һәм әнисенең туганнары Сережаның соңгы көне турында «Комсомольская правда» басмасына сөйләгән.

25 яшьлек Ирина Александрикова 6 яшьлек улы белән Тындадан Благовещенскига берничә көн элек килгән. Моңа кадәр малай ишегалдында уйнап йөргәндә кулын сындырган, тик авырлык килеп чыга һәм табиблар өлкә үзәгенә барып операция ясатырга куша.

«Дүшәмбе көнне аларның операция булды. Бүген кире Тындага очтылар. Башка берни дә сөйли алмыйбыз, Ираның әнисенә бик авыр, ул беркем белән дә сөйләшергә теләми», – дип сөйләгән Иринаның якыннары.

Гомеренең соңгы кичен Ирина 6 яшьлек улы Сережа белән уздыра. Алар Благовещенскида яр буенда йөргән, ә елганың икенче ягында гына Кытай. Үзенең соңгы фотосын Ирина социаль челтәрләрдә 23 июль кичендә чыгара. Кадрларда ул да, улы да бик бәхетле күренә. Ә Сережаның кулында гипс, тик ул барыбер елмайган, чөнки озакламый өенә кайтачак...

Амур өлкәсе губернаторы василий Орлов карары буенча, 25, 26 һәм 17 июль – өлкәдә матәм көннәре дип игълан ителде. Хабаровск өлкәсендә дә өч көнлек матәм игълан ителде, чөнки һәлак булучыларның күп өлеше шуннан булган.

  • 24 июльдә Амур өлкәсендә фаҗигагә очраган «Ан-24» самолетындагы кешеләр барысы да һәлак, дип язган идек.