ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Хуҗабикә дустын балалар белән кунакка чакыра»: бакча йортында 1 әни, 3 бала янып үлгән

0

«Рассвет -1» бакчачылык ширкәтендә янгын урынында 4 кеше мәете, шул исәптән 3 бала гәүдәсе табылган. Екатеринбург шәһәре Чкалов районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу турыда Свердловск өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Якынча белешмә буенча, 26 июльдә иртәнге 3.39 сәгатьтә Горный Щит авылында янгын турында хәбәр итәләр. Коткаручылар 4 мәет таба – бер хатын-кыз һәм 3 бала. Балаларга 17 яшь, 6 яшь һәм 3 ай була.

6 яшьлек бер баланың гәүдәсенең 60 проценты пешкән. Аны хастаханәгә илткәннәр. Тагын 2 баланы табиблар караган, аларга амбулаториядә дәвалау билгеләнгән.

Якынча белешмә буенча, йорт хуҗасының кызы бакчага 3 айдан 6 яшькә кадәрге балалары белән килә. Ул 6 һәм 16 яшьлек ике баласы белән дус кызын да чакыра. Алар белән 16 яшьлек кызның 17 яшьлек дус егет дә килә.

Янгын сәбәбе төрле версияләр карала, шул исәптән 1 нче каттагы электр үткәргеч ватык булуы да мөмкин, диелә хәбәрдә.