Блогер Равил Закиров: «Эстрадага якын килгәч, кемнең кем икәне беленә һәм күренә башлады»
Соңгы вакытта җырлар яздырып, татар эстрадасына кереп килүче популяр блогер Равил Закиров татар җырчылары турындагы фикерен белдергән. Блогер сәхнәгә якынаю белән күп нәрсәне аңлый башлавы, кайбер җырчылар турында фикере үзгәрүен сөйли.
«Равил, ник син хәзер шул артист белән сөйләшмисең?», «Равил, ник син хәзер шул артист турында сөйләмисең, аның җырларын тыңламыйсың?». Шундый сораулар миңа бик еш килә. Мин сезгә бүген тулырак җавап бирергә тырышырмын, үземнең артистларга карата мөнәсәбәтемне язып бирермен.
Беренчедән, артистлар алдында баш иям. Аларның хезмәте бик авыр. Мин моны хәзер үз башымнан кичерәм. Яңа гына шул юлга басырга тырышсам да, бик авыр юл. Тамашачының игътибарын яулап алыр өчен бик күп тырышырга кирәк.
Икенчедән, эстрадага якын килгәч, кемнең кем икәне беленә һәм күренә башлады. Үземнең «ал» күзлекләремне салырга туры килде. Элек артист минем өчен ниндидер бер зур шәхес кебек иде, ә хәзер алай түгел. Төрле артист бар. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, тырыш, талантлы. Әмма, мин хәзер бөтен артистны тыңлый алмыйм… Минем өчен иң беренче чиратта – моң, талант, акча, артистның абруе тормый! Миңа гади, кешелекле, тәртипле артистлар ошый. Ә андыйлар эстрада да аз», – дигән блогер.
«Подписчик»лары Равилне сайлаган юлыннан тайпылмыйча алга барырга, кәефен төшерә торган кешеләргә игътибар итмәскә өнди.
«Син булдырасың, артка карама», «Равил, элеккеләр юкка гына «исерек айнымасын, хәерче баемасын», димәгәннәр бит. Кызганычка, кешеләрне акча боза. Бераз акча эшли башлаган кешеләрнең күбесе борын чөеп йөри башлый. Кемнәр янындадыр үзен өстен куйган кешене, гомумән, җенем сөйми. Ә сез әйткән әйберләр – кешенең чын йөзен күргәч гайрәт чигү – бар җирдә дә бар бит инде ул. Менә шундыйларны күреп гыйбрәт алырга да, матур гына үзең булып калып, юлыңны дәвам итәргә. Бу – минем фикер. Ә сиңа чын күңелемнән уңышлар телим», – дип язалар.
Сәхнәгә чыккан вакытта Равил Закиров халык тарафыннан кискен хейтка юлыккан иде. Яшь җырчының моңы булмавы, җырлый белмәве турында бик күп комментарийлар калдырдылар. Шуны искә алып булса кирәк, берәү: «Гади, кешелекле, тәртипле булу – бар кеше өчен дә кирәкле сыйфатлар. Ә җырчы булу өчен моң һәм башкару осталыгы кирәктер», – дип тә язып калдырган.
«Нигәдер Иркәнең җырларын башкармыйсың хәзер. Элек җырлап йөри идең?» – дигән сорау да килгән блогерга. Равил Закиров бу сорауга җавап бирмәгән. Блогер берара Иркә белән бик дус иде. Соңгы вакытта аларның аралашканы күренми. Араларыннан, ни сәбәпледер, «кара мәче узган», ахры.