Сәфәр ае белән бәйле ырым-шырымнар каян килеп чыккан һәм аларга ышанырга ярыймы?
Кичә кояш баю белән сәфәр ае башланды. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр итәләр.
«Сәфәр» сүзе гарәпчәдән сәяхәт дигәнне аңлата. Бу айда Мәккә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче халык, бик кызу булу аркасында яки сугышлар булу сәбәпле, йортларын калдырып күченеп китә торган булганнар.
Исламга кадәрге чорда гарәпләр арасында сәфәр — бәхетсезлек һәм бик күп борчу китерә торган ай, дигән ышану яшәгән. Кешеләр, ырым-шырымнарга ышану аркасында, сәфәр аенда гына төрле авырулар барлыкка килә, сугышлар чыга, дип санаганнар һәм бу айда ни дә булса эшләүдән (туй, күченү, ниндидер зур эш башлау булсынмы) тыелып торганнар.
Ислам килгәннән соң, сәфәр аена «ябышып» калган стереотиптан азат итү өчен, «сәфәр әл-мүзәффәр» (уңышлы ай) һәм «сәфәр әл-хайр» (игелек ае) кебек исемнәр бирелгән», диелә бу хәбәрдә.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дигән:
«Авырулар, кошлар, ябалаклар, сәфәр ае белән бәйле фалларга (ырым-шырымга) урын юк».