Иркә: «6 ел синсез, бәгырькәем...»
Җырчы Иркә мәрхүм әтисе истәлегенә кыскаметражлы шигъри ролик төшергән. Съемкалар җырчының туган якларында узган.
«Аның безнең арабыздан китүенә 6 ел… 6 ел синсез, бәгырькәем, әтием. Эх, әти, бөтен дөньясын читкә куеп, рәхәтләнеп утырыр идем янәшәңдә. Юк шул, хәлдән дә, көчтән дә килми… Исән чакта кадерләрен белсәк иде. Менә хәзер үк кулыгызга телефоныгызны алыгыз да әтиегезгә шалтыратыгыз. Бу юлы беренче әниегезгә түгел, ә әтиегезгә шалтыратыгыз әле. Болай гына: «Әти, хәлең ничек? Мин сине яратам», – дияр өчен генә», – дип яза Иркә, роликны тәкъдим итеп.
Әлеге иҗади җимеше белән Иркә үзләре дә иртә әтисез калган язылучыларын елатып бетергән.
«Елый-елый тынладым. Барлы-юклы 9 ел гомерем генә әтиле булды, шул кыска вакыт эчендә әти белән булган вакытлар шушы шигырь аша искә төште. Кызганыч, әтиемнең гомере кыска булган шул»;
«Югалткач кына анлыйбыз кадерләрен. Сагындыралар еллар үткән саен ныграк. Эчтәлекле, матур, хак сүзле шигырь»;
«Әтине бик ярата идем. Ул да мине. Озак еллар үтсә дә онытмыйм. 50 яшендә авылда ерткычларча үтерделәр. Үтерүчеләрнең бөтенесе җәзасын алды»;
«Үзәкләрне өзәрлек итеп сөйлисең», – диләр.