ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Иртәнге авариядә 18 һәм 19 яшьлек ике егет һәлак булган

0

Хабаровск краенда иртән булган авариядә 18 яшьлек йөртүче һәм аның 19 яшьлек пассажиры һәлак булган. Бу хакта Вести сайты яза.

Төбәкнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, авария иртәнге дүрттә, Хабаровск районының Осиново елгасы янында булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, «ВАЗ-2101» автомобиле йөртүчесенең машина йөртү хокукы булмаган. Ул идарәне югалта, юлдан читенә ава һәм түбәсенә әйләнеп каплана.

«Авариядә 18 яшьлек йөртүче һәм аның янында утырып барган 19 яшьлек пассажир «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән», – диелә ГАИның Телеграм-каналында.

19 яшьлек тагын бер пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.