«Бергә булуларына 45 ел» – Марат Яруллин әти-әнисенә зур бүләк ясаган
Җырчы Марат Яруллин бертуганнары белән әти-әнисенә зур бүләк ясаган. Алар абыйсы һәм апасы белән әти-әниләренә автомобиль бүләк иткән. Шатлыклы мизгелләр белән Марат үзенең социаль челтәрләрдә уртаклашты.
«Быел әти белән әнинең бик матур бәйрәмнәре – бергә булуларына 45 ел. Без, балалары – мин, Ринат абый һәм Гөлнара апабыз аларны куандырырга булдык, шушы бүләкне әзерләдек, өр-яңа машина алдык», – ди ул.
Җырчы якыннарының әлеге бүләкне ничек кабул итүләрен дә күрсәтә, Маратның әнисе Рәфия ханым бу мизгелләрдә шатлыктан күз яшьләрен тыя алмый.