Авария вакытында 8 яшьлек кызның култык астына терекөмешле градусник кадалган
Артем шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек кызның култык астына терекөмешле градусник кадалган. Бу хакта Артем шәһәре хастаханәсенең Телеграм-каналы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ сайты.
«Стационар табиблары авариядә зыян күргән 8 яшьлек кызның култык астына кадалган терекөмешле градусник кисәген алды», – диелә хәбәрдә.
Кызны 18 июль кичендә хастаханәгә алып киләләр. Билгеле булганча, юлда барганда, әти-әнисе баланың температурасын үлчәргә була һәм градусник куя. Әмма юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә градусникның очы сына һәм баланын култык астына кадала.