ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү вакыты үзгәрә

0

Киләсе елның мартыннан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүнең чик срогы үзгәрә. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте дип яза «Российская газета».

«2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүнең ахыргы көне биш көн алга – һәр айның 10сыныннан 15енә күчереләчәк», – дигән ул.

Депутат аңлатканча, бу яңалык ярдәмендә вакытында түләмәү очраклары һәм штрафлар кимиячәк. Аның сүзләренчә, Россиядәге күпчелек кешегә хезмәт хакы айның 12нче яки 15нче числосында килә.

Шулай ук түләү вакытын күчерү идарәче компанияләргә һәм коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә түләүләрне планлаштыруны һәм эшкәртүне җиңеләйтергә, бухгалтериягә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.