Тиран ир һәм инсульт: Чаллыда яшәүче өч бала әнисе 15 ел көткән бәхет тарихын сөйли
Елена Абзалова кибеттә кассир булып эшли. Сатып алучылар көләч йөзле Еленаны оператив эшләве, яхшы күңелле һәм һәрвакыт елмаючан булуы өчен ярата. Әмма сөйкемле хатын-кызның күпме михнәт кичергәнен берәү дә күз алдына китерми…
Фото: Елена Абзалованың шәхси архивыннан
Беренче сынау: тиран ир белән тормыш
– Мин кечкенәдән наз тоймаган бала булдым. Әти-әни мине яратмады, юк өчен дә суктылар, кактылар, миңа игътибар итмәделәр. Миңа тәтемәгән наз һәм мәхәббәтне кечкенә сеңелләремә бирделәр. «Нигә мине яратмыйлар икән? Сеңелләремнән кай җирем белән ким микән?» – кечкенә чакта гел шулай дип уйлана идем, – ди Елена.
Аның гаиләсе Архангельск шәһәрендә яши. Еленага иртә олыгаерга, мөстәкыйль булырга туры килә, кичке мәктәптә укыган чакта ук беренче ире белән таныша. Яшьләр бер сыйныфта укый. Егет кара чәчле, кыйгач кашлы чибәрне яхшы мөнәсәбәте белән үзенә карата. Кыз үз бәхетенә үзе ышана алмый. Сөйгәне белән гөрләтеп туй уйнау, матур киләчәк күрү турында хыяллана. 19 яшендә кияүгә чыга.
– Башта барысы да әкияттәгечә иде. Тик көннәрнең берендә мин балага узуымны аңладым, – ди Елена. – Шул көннән башлап иремне алыштыргандай булды. Хыянәт итте, эчте, көн саен кайтып кереп мине туздырды, өйдә ызгыш-талаш тынмады. Еладым. Көн дә еладым. Әмма китәр җирем юк иде. Әниләр янына кайта алмадым, өйгә кертмәделәр. Мин өйдә дә әти белән әнинең йодрык селкеп мөнәсәбәтләр аңлашканын күреп үскән бала идем шул. Талашып-кыйнашып яшәү миңа дөрес кебек булгандыр инде ул вакытта. Түзәргә кирәк, дип уйладым, – ди ул.
Яши-яши хатын-кыз олыгая. «Булды, җитте, сабырлыгым калмады!» – дип, полициягә мөрәҗәгать иткән көннәре дә була. Анда Еленаны тынычландырып, борып кайтарып кына җибәрәләр. «Гаилә тормышында андый хәлләр була, дуслашырсыз», – дип юаталар. Яшь әни төзелешкә – идарәче компаниягә эшкә урнашканда, баласына 3 ай була. Елена анда слесарь Дима белән таныша. Кызның битендә күгәргән эзләр күреп, Дима Еленаны бик кызгана. Коллегасын якларга, аның эчкече ире белән сөйләшергә барган чаклары да була. Ничек тә булса хатын-кызга ярдәм итәргә тырыша. Аңа фатир арендалый, кечкенә улы белән күченергә булыша.
– Дима миңа бик ошый иде. Аның да мине ошатканын сизә идем, – дип сөйли Елена. – Ләкин Дима – өйләнгән ир-ат. Ул беркайчан да гаиләсен ташлый торган кеше түгел иде. Шуңа күрә безнең арада дуслык кына булды.
Елена ире белән аерылыша. Хәзер аңа улы өчен әни дә, әти дә буласы… Элеккеге ире баласы белән кызыксынмый, шалтыратмый, белешми, туган көненә бүләк кенә булса да китерми.
Икенче сынау: коточкыч юл һәлакәте
Көтмәгәндә язмыш яшь хатын-кызны искиткеч кеше белән таныштыра. Тиздән алар өйләнешә һәм ир-атның туган ягына, Менделеевск шәһәренә күченеп китәләр.
– Мин аның белән танышуны язмышымның иң зур бүләге итеп кабул иттем. Бик тату яшәдек. Ул мине караңгы упкыннан тартып чыгарды, коткарды, тыныч, матур тормыш күрсәтте. Ул акыллы, төпле фикерле ир кеше иде. Мин аның белән кешечә яшәүнең нәрсә икәнен белдем. Ир балабыз туды. Минем дә өлешемә хатын-кыз бәхете тиде, дигәндә генә, язмышның яңа сынавы ишегем какты. Безне фаҗига аерды. 2012 елда ирем Алабугага эшкә барганда коточкыч авариягә очрады. Мин чит шәһәрдә 2 бала белән акчасыз утырып калдым. Итәгемдә 1 яшьлек сабый һәм 6 яшьлек бала. Фатир өчен түләргә вакыт җитте, – ди ул.
Кайгы ялгызы гына йөрми, диләр. Тиздән фатир хуҗасы Еленаны аренда өчен түләмәгәнгә куып чыгара. Хатын-кыз балалар белән урамда кала.
– Еладым. Кызгануын сорап ялвардым. Акча эшлим дә, түлим, дидем. Хуҗа хатын тыңларга да теләмәде, – дип дәвам итә Елена. – 2 бала күтәреп урамнан барам. Елыйм. Нишләргә дә белмим. Шунда минем каршыма бер карчык килеп чыкты. Кулымнан алды да, күзләремә туры карап: «Нигә елыйсың? Әйе, кайгы төшкән башыңа, эшең дә, акчаң да юк. Машиналар юа торган җиргә бар син. Сине анда эшкә алачаклар. Тормышың җайланып китәчәк», – диде, – дип искә ала Елена.
Чыннан да, Еленаны автомойкага эшкә алалар. Ул балаларын кешегә калдыра, аңа эшләгән акчаларын түләп бара. Бераз аякка баса. Очраклы рәвештә бала табу йортында бәби тапканда танышкан хатын-кызны очрата. Элеккеге танышы аны үзендә яшәп торырга чакыра. Бераздан Елена үзе фатир арендалап тора башлый. Тормыш җайлана кебек. Ләкин Еленага чит шәһәрдә бик читен була. Бераз акча җыйгач, хатын-кыз кире Архангельскига кайтып китә.
Өченче сынау: 25 яшьтә инсульт
Монда да бәла-казалар Еленаның эзеннән йөри. Пляжда ял иткәндә, өлкән улы аздан гына батып үлми кала. Соңрак кечкенәсе марганцовка порошогын йота. «Ходайга ялварыгыз, исән калуы икеле», – ди табиблар. Стресс, борчылулар, йокысыз төннәр үзен сиздерә – 25 яшьлек Еленага инсульт була. Хастаханәдә хатын-кызның баш миендә шеш тә табалар.
– Миңа операция ясадылар. Бик озак дәваланырга туры килде, – ди хатын-кыз. – Балаларны минем яңа дустым карады. Ул вакытта без барыбыз да аның белән яши идек. Ул өлкән улыма барлык кирәк-яракларны сатып алып, 1 нче сыйныфка илтте. Кечкенә улымны бакчага йөртте. Минем янга палатага килеп йөрде, булышты, – ди ул.
Хастаханәдән чыккач, Елена 8 ай буе хәрәкәтсез ята. Тик көннәрнең берендә сискәнеп китә. «Нишләп ятасың син? Син – япь-яшь кеше бит, тор әйдә!» – ди ул үз-үзенә.
Хатын-кыз тернәкләндерү үзәге таба, массажистлар яллый һәм, ярты ел шөгыльләнгәннән соң, аякка баса. Башта култык таягына таянып йөри, аннары таяк белән хәрәкәт итә ала башлый. Яшь организм тиз тернәкләнә. Тиздән Елена янәдән йөккә уза, кыз бала алып кайта. Хатын-кыз сөйләгәнчә, баланың әтисе белән мөнәсәбәтләре барып чыкмый. 2 ел бергә яшәгәннән соң, хатын 3 баласы белән чыгып китә һәм фатир арендалап тора башлый.
– Дөресен әйткәндә, мин инде бернәрсәгә дә өметләнми идем. Берәүне дә эзләмәдем, берәү белән дә танышмадым. 3 бала белән кемгә кирәгем бар?! Өй белән эш арасында чабуладым, балаларымны карадым, мәшәкать арты мәшәкать белән очрашып тордым. Мондый темптагы тормыш мине чыныктырды гына. Әмма шулай да кайвакыт төн караңгысында елап ала торган булдым. «Ни өчен миңа язмышның шундые туры килде микән соң?!» – дип сыкрандым, – ди Елена.
Язмыш бүләге: Дмитрий белән кабат очрашу
2022 елда күп балалы ананың тормышында хәлиткеч вакыйга була. Язмыш Еленаны элеккеге дусты Дмитрий белән янәдән очраштыра. Ул вакытта ир-ат аерылган, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан була.
– Бер-беребездән башка яши алмавыбызны аңладык, – дип искә ала Елена. – Дима минем тормышыма кояш яктысы булып килеп керде. «Я, мине командагызга кабул итәсезме?» – диде балаларга Дима. Балалар шундук аңа барып сарылды. Һәркемгә наз һәм мәхәббәт кирәк шул. Дима белән янәдән табышкан көн тормышымның иң бәхетле көне булгандыр. Ниһаять, безнең ишеккә дә бәхет шакыды, – ди Елена.
Фото: Елена Абзалованың шәхси архивыннан
3 ел элек Елена белән Дмитрий Татарстанда төпләнергә карар кылган.
– Ни өчен Чаллы шәһәрен сайладыкмы? Бу – бик перспективалы шәһәр, биредә эш бар, хезмәт хаклары әйбәт, мәктәпләр күп, – ди Елена. – Бөтен нәрсәне саттык, машина сатып алдык һәм Татарстанга чыгып киттек. Чаллыга килгәч, чит илгә килеп эләккән кебек булдык. Заманча зур шәһәрне Архангельск белән чагыштыра торган түгел, – ди Елена.
Гаилә фатир арендалап яши. Дмитрий эретеп ябыштыручы булып эшли, ә Елена – кибеттә кассир. Өлкән улларына 20 яшь, ул үзе дә тиздән әти була. Уртанчы улларына – 14, кызларына – 9 яшь.
– Һәрвакыт яхшыга ышанырга кирәк. Матур уйлар гына уйларга кирәк. Чөнки без уйлаган фикерләр – материаль, – ди Елена. – Минем турыда әллә нәрсәләр уйлыйлар инде, беләм. 3 баласы – 3 ирдән, диләр. Әмма миңа барыбер. Мине кеше фикере борчымый. Тормыш формуласы: «Үзең хурга калмыйм дисәң, башкаларны хурлама». Мин Дима белән мөнәсәбәтләребезнең һәр мизгелен кадерлим. Ул – минем таянычым. Мин инсульттан соң инвалид калдым, бер аягым параличланган. Мин, әлбәттә, борчылам. Дима исә мине тынычландыра: «Мин аны сизмим дә, чөнки мин сине бик нык яратам», – ди, – дип сөйли Елена.
Дмитрий Еленага тыныч гаилә тормышы, хатын-кыз бәхете һәм мәхәббәт кенә бүләк итеп калмаган. Ул сөйгәненең тагын бер зур хыялын тормышка ашырган.
– 40 яшемә җитеп, бер тапкыр да диңгездә булганым юк иде. Мин бу хакта бик нык хыялландым. Шушы көннәрдә балалар белән көньякка очабыз. Тормышым бөтен, балаларым, яраткан кешем янәшәмдә. Мин бик бәхетле, – дип тәмамлады хикәясен Елена.
Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова.