25 июльгә һава торышы һәм ай календаре
25 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан төнлә 4-9 метр, урыны белән 13 метр, көндез 6-11 метр, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +23..+28˚ градус.
Үсүче ай, ай арыслан йолдызлыгында.
Бу көнне бернәрсә дә утыртырга, чәчәргә, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга ярый.