ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда мөфти һәм дин әһелләре исеменнән телефоннан алдау очраклары турында кисәтәләр

0

Татарстан Диния нәзарәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дин әһелләре исеменнән телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә. Бу турыда Нәзарәтнең телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Сезгә таныш булмаган кешеләрнең шәхси яки хезмәт урыны белән бәйле мәгълүматларны күрсәтү, шулай ук акча күчерү белән бәйле шалтыратуларына һәм хәбәрләренә җавап бирмәскә киңәш итәбез. Алданмас өчен, барлык дини мәсьәләләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Нәзарәт мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», – диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли: үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавапларны Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән 8 800 222 76 67 телефоны аша бушлай алырга мөмкин.

Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданнарны шәхсән кабул итә. Алдан +7 (843) 237-94-53 телефоны аша язылырга гына кирәк, диелә әлеге хәбәрдә.