ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фирдүс Тямаев Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Миннән дә начар кеше юк…»

0

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җырчыларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында халык фикеренә каршы үз җавабын әйтте.

«Быел Сабантуйлар бик күп булды, күп эшләргә туры килде. Артистларның Сабантуйларда күпме акча алуы турында сүзләр бик күп булды, язмалар чыкты. «ТНВ» телеканалында, хәтта, шушы темага багышланган зур тапшыруга хәтле әзерләделәр. Бу тема күтәрелгәннән соң, социаль челтәрләрдә төрле комментарийлар укырга туры килде. Халык нәрсә генә язмаган. «Оятлары юк икән», «Ничек шуның кадәр акча сорый алалар» һәм башкалар…

  • «Миллион түгел инде!» – Җырчыларның Сабантуйда чыгышы күпме тора?

Минем шуны гына әйтәсем килә. Элекке вакытларда артистлар рәсми рәвештә филармониядә, мәдәният йортларында эшләгәндә, хезмәт хакына эшләгәннәр. «Маршрутный лист»лар белән йөреп, концертлар куйганнар.

Ә без – замана артистлары – шәхси эшмәкәрләр. Үзебез төзегән төркем белән йөрибез, командага эш хакы түлибез. Безнең бердәнбер керем бит инде бу Сабантуйдагы чыгышлар, концертлар…

Мин Нурлатта Россия көненә багышлап бушлай концерт куйдым. Дусларым үтенеп сораганга, берничә Сабантуйга бушлай диярлек барып җырладым. Төркемгә генә акча түләделәр дә. Шундый чараларда җырлаганда – мин әйбәт. Ә Сабантуйда җырлаганга акча сорагач – миннән дә начар кеше юк…» – дип, күңелендә җыелганны әйтте җырчы.