ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Авыл фермасында янгында биш кеше һәлак булган

0

Оренбург өлкәсендә Песчаное авылында терлекчелек фермасында чыккан янгында 5 кеше һәлак булган. Бу хакта «Вести» сайты яза.

Янгын 120 квадрат метр мәйданлы корылманы юкка чыгарган.

«Янгынны сүндергәндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 5 кеше мәете тапты, аларның шәхесләре ачыклана», – диелә төбәк министрлыгы хәбәрендә.

Янгынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 белгече һәм 6 техникасы сүндергән. Якынча мәгълүматлар буенча, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.