Алинә Сафиуллина: «Тулы составта берәребез үлгәч кенә очрашабыз…»
Җырчы Алинә Сафиуллина Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга озатканнан соң, «җырчыларның барысын бергә менә шундый моңсу чаралар гына җыя» дигән фикергә килгән. Аның сүзләренчә, элек барысын бергә туплый, аралашу мөмкинлеге бирә торган концертлар, чаралар ешрак булган.
Озатып җибәрдек Резидә апабызны. Карап тордым да, шундый уй килде башыма. Без хәзер артистлар белән тулы составта, күп составта берәребез үлгәч кенә очраша башлаганбыз икән... Элек концертларда очраша торган идек. Хәзер берәребезне соңгы юлга озатканда гына очрашабыз. Шундый уйлар белән кайтып барам, – ди Алинә Сафиуллина.