ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Минималь хезмәт хакы күләмен арттырырга җыеналар

0

2026 елда МРОТ – хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 093 сумга кадәр артырга мөмкин. Бу турыда ТАСС яза.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 27 093 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итте – бу агымдагы дәрәҗәгә караганда 20,7%ка үсеш дигән сүз. Бу хакта журналистларга РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләгән.

«Минималь хезмәт хакы күләмен билгеләгәндә кулланыла торган методлар безгә президентның МРОТны инфляциядән алдарак үстерү боерыгын үтәү мөмкинлеген бирә. Медиана хезмәт хакы дәрәҗәсе исәпкә алынып, 2026 елга минималь хезмәт хакы 27 093 сум күләмендә тәкъдим ителә. Шул рәвешле ул 20,7%ка үсәчәк, ягъни инфляциядән югарырак», – диде ул.

Хезмәт министрлыгында билгеләп узуларынча, МРОТ арту 4,6 миллионлап россиялегә йогынты ясаячак. Хәзерге вакытта МРОТ 22 440 сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.