ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы театры директоры Рәсим Хафизов белән күңелсез хәл: «2,5 сәгать операция ясадылар»

0

Өйдә инде, Аллаһка шөкер. Барысы да тәртиптә, «больничный»ны ябып, эшкә чыктым, - дип, сүзне күңелле яңалыклардан башлады ул. - Җомга көнне кич белән өйдә төзекләндерү эшләре белән йөри идем, чормадан егылдым. Нәрсәгә дип менүем дә истә түгел, менеп җитә алмадым, килеп төштем. Иң мөһиме - баш исән (көлә). Кызганычка, сул кулым сынды, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чаллыда БСМПда яттым. Барлык табибларга һәм шәфкать туташларына бик зур рәхмәт, шундый яхшы карадылар. 2,5 сәгать операция ясадылар, кул эченә штифт куеп калдырдылар.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Гипсламадылар, ләкин кулны селкетергә ярамый, бәйләп куйдылар. Көн саен бәйләгечен алыштырырга йөрим. Бер-ике атнадан теккән җепләрен алачаклар. Аннан соң физик күнегүләр ясарга кирәк була. Әлегә катлаулы күнегүләр ясамыйм, әкренләп кулны күтәрәм, төшерәм генә, – ди ул.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Җаваплы вазифада эшлисез. Вакытыгыз һәрвакыт тыгыз. Хастаханәдә уйланырга вакытыгыз булгандыр, яңа идеяләр дә килгәндер әле, - дип тә сорыйм әңгәмәдәшемнән.

БСМПга җомга көн кич эләктем, сишәмбе операция ясадылар. Өйгә чыкканчы әллә ниләр турында уйланырга җай булмады. Чөнки кул сызлый – көннәр-төннәр йокысыз. Авыртуны баса торган дарулар гына эчеп тордым. Палата буенча әрле-бирле йөрисең, тормыш турында уйланасың инде. Нигә нәкъ минем белән булды мондый хәл дисең (көлә). Театр турында уйланасың. Август аенда спектальләребез башланачак. Шуңа да, «больничный»ны яптым да, эшкә чыктым. Өйдә ята алмыйм, уң кулым эшли, кәгазьләрне имзалый алам. Йөри алам, Аллаһка шөкер. Ярый уң кул булмаган әле дип, үземчә плюсләрен дә таптым, - дип сөйләде Рәсим Хафизов.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан