ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эльмира Сөләйманованың Казандагы соңгы чыгышы – видео

0

Җырчы Эльмира Сөләйманованың вафатына 3 елдан артык вакыт узса да, аның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсен администраторы Алсу Хәсәншина бик актив рәвештә алып бара. Эльмираның җырларын, клипларын куя. Гаиләсе, балалары тормышындагы яңалыкларны да әлеге сәхифә аша белеп торабыз.

Бу юлы Алсу төркемгә Эльмира Сөләйманованың Казан филармониясендәге соңгы чыгышын урнаштырган. Анда артист сәхнәдәш дусты Нияз Җәләлов белән дуэт җырлый: «Сиңамы соң» җырын башкара.

Тамашачылары Алсуга Эльмираның тагын бер җырын ишеттергән өчен рәхмәт сүзләре язалар.

«Бигрәк яшьли китте шул Эльмирабыз. Яшәргә дә әле яшәргә иде. Шулай, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Язмышына язылган. Язмыштан узмыш юк. Язмыш явыз, калдыра ул ялгыз. Каера ул, аера ул пар канатлардан, газиз балалардан, әти-әни, якыннардан. Эльмирабызның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә, ожмахта булып, тыныч йокласын. Ул мәңге безнең йөрәкләрдә монлы жырлары белән», «Бигрәк иртә ташлап китте шул бу дөньяларны», – дип тә язалар.