ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Көтү (Наилә Идрисова)

0

Көтүдән дә авыр нәрсә бармы икән бу дөньяда... Бу хәлне үз башына төшкәннәр генә аңласа аңлыйдыр. Әмма бу халәтне аңлап, йөрәге аша үткәреп, алга таба яшәргә кирәклеген сабый бала акылы үз башына ничек сыйдырсын соң?! Ул көтә, бары көтә: ишек шыгырдап ачылса да, телефоны зыңлап тавыш биреп куйса да... Тик, ул көткән кеше генә күренми. Күренми, ә ул көтә... Эх, аяклары йөрсәме, көтеп утырыр идемени бу арбада, әллә кайчан чыгып йөгерер иде дә...

Әһә, әнә, әнә бит аяк тавышлары, йомшак кына, нәкъ ул көткән кешенекедәй... Әәә, укытучы апасы икән, атнасына берничә тапкыр килеп дәресләр бирә ул. Хәер, ул килгән көннәрдә дә бүлмәдә кояш чыккандай була. Әле җитмәсә тәм-томнар да алып килә. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт, әйбәт әзерләнгәнсең, дип мактап та куя үзен. Ә ул тырыш, тәрбиячеләре дә мактый аны. Әнә, бүлмәдәшләренә бу яклап үрнәк итеп тә куялар. «Мәктәпкә «2»ле күтәреп кайтыр өчен барасызмыни, ни җитми сезгә?» - дип ачуланып та алалар үзләрен. Алар кебек мәктәпкә барып кайтсаң да ярар иде дә бит, утыр көне буе берүзең... Ни җитми дип... Ни җитмәгәнен белә инде апалары. Җыештыручы түтәй әйткәндәй, ата каешы җитмидер бәлки чынлап та кайберәүләренә. Эх, аларга да әни җитми шул. Әнә, тәрбияче апаларын кайчан карама кызлар сырып алган булыр. Ә малайлар нәрсә, аларның да серләре бар бит, аларның да аны кем беләндер бүлешәсе килә дә соң...

Укытучы апасы киткәч Марс тагын моңсуланып калды. Аның дәресләрен карыйсы да, компьютерда утырасы да килми. Әллә ничек шунда... Эх, әнисе килеп күренеп кенә китсен иде, ярар, алып та китмәсен, килсен генә... Килсен дә башыннан сыйпап, кочаклап, янында гына утырып китсен дә соң...

Аның бу халәтен бүлмәгә кереп чыккан арада тәрбияче дә сизеп алды. «Сыза бала йөрәге, – диде ул үзалдына. – Шалтыратыйм әле...»

Рәйсә бу вакытта эштән кайтып, аш бүлмәсендә кайнаша иде. Ире кайтканчы ничек тә өлгертергә кирәк, тагын тавыш куптарырга җай чыгар, югыйсә. Шулчак телефоны шалтырап куйды. Кайдан икәнен аңлагач, авыр сулап: «Һич кенә дә җитешә алмыйм, исемнән чыкмый да бит... Эштә дә нык арыла, төзелештә үзегез беләсез, гел аягөсте... Бу арада ничек тә кагылырмын, әйтә торыгыз инде шулай юатып», - диде дә тамагын кыздырып торган төенне йоталмыйча яшькә күмелде. «Эххх...» - диде ул җан ачысы белән әллә үзен, әллә балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган улын кызганып.

***

... Хыяллары зурдан иде саладан калага килгән яшь кызның. Һөнәр алып, ныклап акча эшләп, авылдагы әти-әнисенә, эне-сеңелләренә булышу, укуын дәвам итү иде уе. Тулай торактан урын бирделәр, укудан соң бүлмәдәш кызлары белән кинога, театрга йөрделәр. Эшкә дә бер трестка урнашты кызлар. Күңелле иде тормышлары. Ял җитсә авылга икешәр сумка әйбер төяп кайтты. Өйдәгеләрнең күңелен күрәсе, әзме-күпме тормыш йөкләрен җиңеләйтәсе килә иде аның.

Шулай бер кичне кинога соңгы сеанска барырга уйлады кызлар. Болай соң йөргәннәре булмаганга барасы да килмәгән иде, тик киносы бик кызыктырды. Чынлап та, мәхәббәт тарихлы кызлар яратып карый торган фильм булды ул. Алар сөйләшә-көлешә парк буйлап атлаганда кинәт кенә берәү килеп, Рәйсәнең авызын көрәктәй кулы белән каплап, нечкә биленнән эләктерде дә агач арасына алып кереп тә китте. Кызлар сумкаларын кизәнә-кизәнә артыннан кермәкче иделәр, ә анда тагын әзмәвердәй өч ир-ат басып торганын күреп, котлары алынды. Аннан җан-фәрманга тулай торакка йөгерделәр. Вахтадагы әбиеңә аңлатып, милиция чакыртып, әлеге урынга барганчы шактый вакыт узды. Кызлар дуслары өчен ут йотты. Әмма Рәйсәне икенче көнне генә аңсыз килеш елга буеннан табып алдылар. Эх, бу төнне булдырмас өчен Рәйсә ниләр генә эшләмәс иде дә соң...

Тернәкләнү шактый авыр узды. Ә берничә атнадан аның йөкле икәнлеге ачыкланды, бу инде башка таш белән органнан да болайрак булды. Ул тиз арада берни хәл итә алмады, шулай итеп, авырын алдыру вакыты да узып китте. «Туасы җандыр...» - дип юатты үзен. Әти-әниләренә белгертеп, аларны тагын бер кат утка саласы килмәде. Бары бер сеңелесе генә авыл белән ике арада арадашчы булды. Эшендә хәленә керделәр кызның, кирәк чакта ялын бирделәр, хәтта профкомнан санаторийга путевка да юнәттеләр. Бүлмәдәшләре дә, үзләрен гаепле санагандай, гел булышып тордылар.

Кызларының балага узганлыгын да, бәбәйләгәнен дә әнкәләре белми калды. Авыл кешесенең үз мәшәкате дигәндәй. Кече кызлары апасының эше күплеген, аны бригадир итеп куюларын, тиз генә кайталмам, диюләрен дә җиткереп торгач, тыныч кына яши бирделәр.

Баланы авыр тапты Рәйсә. Анысы бер хәл. Ә инде аякларын күргәч бөтенләй өнсез калды. Җеп тә җеп, сабыйның аяклары да... Бу кадәресен үк көтмәгән иде ул. Кисәткәндәй әйткәннәр иде әйтүен, ниндидер үзгәрешләр булырга мөмкин, дигәннәр иде. Тик бу кадәрле... «Бала әлегә биредә кала, аннан Балалар сырхауханәсенә күчерәбез. Үзең терелеп бет, аннан киңәшербез», - диделәр аңа табиблар.

***

Ай ул көннәр... Инде парктагы фаҗигадан соң аннан да авыррак, аянычлырак хәл булыр дип, кем уйлаган?! «Түз, бар да җайланыр, язмыштан узмыш юк», - дип юаттылар аны. Юанырлыкмы соң хәлләре.. .

Баланы хастаханәдән Сабыйлар йортына озаттылар. «Син карый алмаячаксың, табиблар күзәтүендә даими булу кирәк. Барып йөрерсең, бераз үсә төшкәч, алырсың», - диделәр аны күндереп.

Бала янында булмагач, озакламый эшенә чыкты. Бу вакытта сеңелесе дә аның янына эшкә урнашкан иде. Алар чиратлап йөреп, сабыйның күзгә күренеп матурланып үсеп килгәненә куанып кайта торган булдылар. Шөкер, калган бар ягы сәламәт, аякларының зәгыйфьлеге генә менә... Нишлисең, башны ташка орып булмый. Улына караган саен йөрәге өзгәләнсә дә күңелендә ниндидер сөенеч калка иде аның. Мөгаен, ана булу, җаваплылык хиседер ул. Газизенең муенына сарылуы белән бар дөньясын оныта, үзен бик бәхетле әни итеп тоя ул. Менә бераз гына исәйсен дә алыр ул аны үзенә. Ул арада фатир чираты да җитәр. Әнкәләре дә аңлар, аңламый калмас. Калдырып кит, диючеләр дә бар, нишләп калдырсын ул йөрәк парәсен, мәче баласы түгел лә аның улы калдырып китәргә.

***

Эшкә батыр булды Рәйсә, шуңа да бригаданы да эшләтте, үзен дә аямады. Яңа йорттан бер бүлмәле фатир синеке, дигән иде төзелешкә килгән профком рәисе. «Димәк, өмет бар, улым белән яшәрбез», - дип сөенде ул.

Беркөнне эштән кайтканда, әллә каян гына дигәндәй, бер егет иярде үзенә. Шаярткан була, күрше район кызы икәнсең бит, ди. Мактау тактасыннан көн дә карап, сәлам биреп китәм үзеңә, дип шаккаттырды. Очрашулар алдагы көннәрдә дә кабатланды. Әнә шулай булачак ире белән танышып, озакламый кавышып та куйдылар. Ике як кода-кодагыйлар да бәрәкәтле тормыш теләп, яшь гаиләгә карап сөенделәр.

Рәйсәгә дигән фатирлы йорт та өлгереп җитте, яшьләр өчен бик матур оя булды бу. Туй, фатир мәшәкатьләре белән йөргәндә Марс янына күбрәк сеңелесе барды. Үзе апасына караганда да өлгер булды ул чая кыз. Калага килүенә ел узмас борын башлы-күзле булып куйган иде. Алай гынамы – кирәкми безгә сезнең калагыз, иркендә, саф һавада балалар үстерәсебез килә, дип, районга кайттылар да киттеләр. Инде, әнә, әниләре әйткәндәй, болын кадәр йорт-җирләре, мал-туар, кош-кортны әйткән дә юк. Игезәк уллар табып куюы үзе бер хикмәт! Кайнанасының: безнең нәсел бу, килен кайнана туфрагыннан, дип, күкрәк киерүләре... Бактың исә, алар нәселендә игез бала табу, кем әйткәндәй, «в порядке вещей», икән.

Менә Рәйсәнең генә күңеле урынында түгел. Вакыт су урынына ага. Кызларына да 5 яшь тулып килә, ә Марс 8нче яше белән бара. Өйләнешер алдыннан булачак иренә ныклап әйтте: улым белән кабул итсәң, какмасаң гына риза, диде. Риза, риза, бераз гына көйләник тә синеңчә булыр – алып кайтырбыз, диде. Ышанды бит Рәйсә аның сүзләренә. Ә хәзер ул хакта авыз ачар хәл юк – әле зур яңа фатир булдыру, әле ялга барасы, инде гарипне күрү кыз бала өчен кыен булыр, имеш. Көтеп-көтеп тә түзәлмичә, инде Рәйсә үзе җиһаз барлап, бер бүлмәне Марс өчен әзерли башлаган иде, тагын юктан тавыш китте. Бәлкем, сеңелесе белеп әйтәдер: алып кайттырмаячак ул, апа, әйдә, үзебезгә алыйк, ди. Ничек инде үз әнкәсе янәшәдә булып, бала кешедә тәрбияләнсен, башка сыймый бит бу. Ә Балалар йортында яшәве, бусы әйбәтмени... Уйлаган саен йөрәге телгәләнә, барса – яныннан кайтасы килми. Улының үзенә сыенып, аның сулышын тоеп оеп утыруы... Нарасый, һич кенә дә җибәрәсе килми аның да... Менә бу атнада да бара алмады, объектта эш күп, әллә ничә йорт башлап ташланган, түләмәгәч эшчеләре дә тормый бит аның. Һәркемнең ипотека түлисе, гаиләне тартасы. Авыр уйлардан башы чатный башлады, эштән бигрәк улының аны, аның улын сагынуы гаҗизләндерә иде аны.

... Әле ул сеңелесенең Марсны үзләренә алырга дип, опекунлыкка документлар җыюын белми иде. Сеңелесенең ире бик тәвәккәл кеше булып чыкты. Алар кыз белән егет булып йөргән чакта ук Марс янына бергә бара иделәр. Яратты ул малайны, юк, кызганып түгел. Ихтыяр көче күрде ул балада, башы да әйбәт эшли, югалмас, күңеле җәрәхәтле үсмәсен, ике малай янына тагын берәү сыяр, диде ул хатынын сөендереп. Ә анысының шатлыгы бу сүзләрдән соң чиктән ашкан иде.

***

…«Әниең иртәгә үк киләм, диде, Марс. Бүген өлгермәгән, эштән вакытында китә алмаган. Син бераз көт инде, яме. Әниләрнең эшләре күп бит аларның», - диде тәрбияче үзенә төбәлгән дистәдән артык бала күзләренә кыенсынып карап.