ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Смартфонда шәхси хәбәрләрне саклау өчен киңәшләр

0

РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе шәхси хәбәрләрнең куркынычсызлыгын саклау өчен киңәшләр бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шәхси язышуларны саклау өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  • Барлык актив сессияләрне ябыгыз;
  • Икефакторлы аутентификация көйләгез;
  • Билгесез номерлардан килгән хәбәрләрдәге сылтамаларга кермәгез һәм файлларны ачмагыз.

Хокук саклау органнары шулай ук түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • Әгәр дустыгыздан шикле хәбәр килсә, аның белән шәхсән элемтәгә керегез;
  • Билгесез номерлардан килгән хәбәрләргә шәхси яки яшерен мәгълүматларны җибәрмәгез.