Ялгыз яшәүче ир-атны 8 метрлы питон йоткан
Инодонезиядә бик зур питон еланы фермер ир-атны йоткан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Маджапахит авылында яшәүче 63 яшьлек ир-ат мәетен 8 метрлы питон эченнән алганнар.
Ир-ат ялгыз яши, аның югалуын күршеләр тиз генә абайламый да. Аннары эзли башлыйлар. Шул чакта эче бик нык күпергән питон еланын күрәләр.
Авылдашлар пычаклар белән еланны ярып, ир-ат мәетен алган, диелә хәбәрдә.