3 егет әтисе, җырчы Илназ Минвәлиев кызларга багышланган җыр чыгарган
Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев яңа җырын тәкъдим итте. 3 җиткән егет әтисенең бу җыры кызларга багышлана. Җырчы үзенең иң популяр җырларының берсе булган «Кызларым-кызкайларым»ны яңарткан.
«Сез яратып өлгергән «Кызларым-кызкайларым» яңа сулышта. Тиздән барлык музыкаль мәйданнарда», – дип язды Илназ социаль челтәрләрдә.
«Бик матур булган», «Бик шәп җыр, уңышлар сезгә», «Илназ, синдәге моң, көчле тавыш», – дип мактаганнар һәм иҗади уңышлар теләгәннәр язылучылары җырчыга.