ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Безне тәкъдир тоташтырды: яшь аермабыз 15 ел, Ларис минем укытучым иде»

0

«Һәр кеше өчен гаилә – терәк»

Алар икесе дә тумышлары белән Мөслим районы авылларыннан. Гаилә башлыгы Мөслимгә 10 километр чамасы ераклыкта урнашкан Кызыл Яр авылыныкы. Тормыш иптәше Ләйсән апа исә – Мөслим кызы.

Илебездә «Гаилә елы» дәвам итә. Бу җәһәттән дә, матур һәм башкаларга үрнәк булып торган гаиләләр белән танышу, аралашулар да еш булгалый. Һәм һәр гаиләнең иң беренче чиратта йортына, аларның яшәеш шартларына игътибар итәм. Бариевлар курчак йортыдай матур, 2 катлы йорт төзеп чыкканнар. Район үзәгендә гомер итәләр.

Ларис Хәмбәл улы Казан дәүләт педагогия институтының физик культура факультетын 1990 елда тәмамлаган. Шуннан соң Мөслимнең 1 нче мәктәбендә балалар укыта. Аннары шушы ук мәктәптә 11 ел буена директор була. Тора-бара мәктәп лицей статусын да ала. Бу казанышта, һичшиксез, Ларис абыйның да тырышлыгы гаять зур була. 2011 елда аны Мөслим районының мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Шуннан соң 2015 елдан ул яраткан физик культура өлкәсенә кире кайтып, Мөслимдә яңа төзелгән спорт комплексында үз эшен дәвам итә.

Ләйсән Фәһаметдин кызы Алабуга дәүләт педагогия институтының биология факультетын бетергән. Һәм аннан соң Мөслимгә эшкә кайта, бүгенге көндә урындагы гимназиядә 20 елдан күбрәк укытучы булып хезмәт куя. Укучылары әлеге фәннәр белән кызыксынып китеп, күбесе медицина юнәлешләрен сайлап, Мәскәү, Питер, Ижау һәм Казан калаларында белем алалар. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча да Ләйсән апаның укучылары югары балларга ирешәләр.

«Кайчан гаилә корып җибәрдегез?» дигән соравыма Ларис абый, шаян гына елмаеп: «Анысын иптәшем беләдер», – дип куймасынмы!

2004 елда никахлаштык, гаилә корып җибәрдек. Ларис – минем укытучым. Безнең яшь арасы шактый. Хәзер инде 20 елдан артык бергәбез. 3 бала үстерәбез. Ничектер, Ларис белән безне тәкъдир тоташтырды. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез, Аллага шөкер. Яшь аермабыз 15 ел тирәсе. Әлбәттә, укытучым булганда «абый» дип дәшеп йөрелде инде. Ә кавыштык – укып кайтып, бергә эшли башлагач, – дип бәян итте йорт хуҗабикәсе.

Үрнәк гаилә 2007 елда үз көче белән мәһабәт йорт салып чыга.

Икегез дә – җаваплы эшләрдә хезмәт куйган, хөрмәт казанган шәхесләр. Ничек йорт та салырга, балаларыгызга да матур тәрбия бирергә вакыт җиткерә алдыгыз?

Ларис абый:

– Ул вакытта – яшь чаклар. Әлбәттә, яшь килеш авырлыкларны үтү дә җиңел. Аннары мин һәрвакыт әйтеп киләм: һәр кеше өчен гаилә – терәк. Аз гына булса да буш вакытым була калса, осталар янына йөгерә идем. Әле ул вакытта төзелеш материалларын да табу кыен. Аз гына акча була да, ниләрдер эшләтеп куясың. Аннары беразга тукталып торасың. Шулай да, балалар да бәләкәй чак, тизрәк ихаталы үз йортыбызга күчәсебез килде. Болай инде үз фатирыбыз бар инде, анда яши идек. Әти-әниләребез дә ярдәм итеп торды.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде.

Балалары белән горурланып яшиләр

Балаларыгыз турында да сөйләп, алар белән таныштырып үтсәгезче. Йөзгә кызыллык китермиләрдер, шәт?

Ләйсән апа:

– Беренче улыбыз Илһам исемле. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Хәзерге вакытта Мәскәүдә дәүләт төзелеш университетында укый. Алай кечкенәдән үк тырыш һәм акыллы егет булып үсте. Әтисе аны 3-4 яшьтән үк шахмат түгәрәгенә йөртә башлады. Менә шулай итеп, аның математик күзаллавын да үстерергә омтылдык. Аннан соң ул хоккей белән дә мавыкты, футбол командасы составында уйнады, бию юнәлеше буенча музыка мәктәбен тәмамлады.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Шуннан әтисе спорт мәктәбенә армрестлинг спорт төреннән тренер булып кайткач, армрестлингны да үз итте. Хәзерге көндә Россия чемпионы, Грециягә барып, Европа, Румыниядә җиңү яулап Дөнья призеры титулларына иреште. Әлеге вакытта Россия Федерациясенең спорт мастеры.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Икенче балабыз – кызыбыз Илина. Ул шулай ук бәләкәй чактан ук биюгә дә йөрде. Аннары, үсә төшкәч, рәсем һәм хореография классларын да бетерде. Һәм, кыз бала булуына карамастан, әтисе янына барып, шулай ук армрестлинг белән шөгыльләнеп китте. 3 ел рәттән Россия чемпионы булды менә, шулай РФ спорт мастеры. Менә быел сентябрь аенда Болгариядәге чемпионатка барырга җыена. Бүгенгесе көнне Мәскәүнең Пирогов исемен йөртүче медицина университетында, дәвалау факультетында белем ала. Бердәм дәүләт имтиханының химия фәненнән 100 балл иясе. Башка фәннәрдән дә имтихан нәтиҗәләре яхшы булды.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Кече улыбыз Ислам – 6 нчы сыйныф укучысы. Мәктәптә бары тик «5» билгеләренә генә укып йөри. Әтисе, абыйсы һәм апасы мисалына ияреп, армрестлинг белән мавыга. Идел буе федераль округы буенча турнирда 2 нче урынны яулады һәм 1 нче разрядны алды.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Амрестлинг спорты белән шөгыльләнү җиңелме?

Ларис абый, спорт белән яшьтән үк мавыктыгызмы соң, дип төпченәм. Ничек сайладыгыз бу өлкәне? Һәм балаларыгыз да спортны үз иткәннәр бит әле!

Әйе, без – узган гасырның 70-80 нче еллар балалары – гел урамда, тышта үстек. Кыш көннәрендә хоккеен уйнасак, җәй фасылларында футбол белән шөгыльләнә идек. Аннары бер чор көрәш спортын да үз иттем. Районыбызда Рим Вәлиәхмәт улы Синәкәев исемле бик көчле тренер бар иде. Хәзер инде ул Россиянең атказанган тренеры титулларына да лаек, улы да атказанган спортчы булып китте. Ул безне физкультура дәресләреннән укытты, һәм ярты сыйныф малайлары белән ныклап көрәшне үз иттек.

Балаларыбызны исә без беркайчан да «теге яки бу түгәрәккә йөрергә кирәк» дип йөртмәдек. Үзләре бер-берсеннән үрнәк алды.

Армрестлинг спорты, дигәндә бу спортны күз алдына китерү түгел. «Телне вата язасың», нинди спорт төре ул?

Армрестлинг бит ул – кул көрәше. Шул 90 нчы елларда гына популярлашып киткән яшь спорт төре. Аның этәргече – «Изо всех сил» дигән Америка киносы булган инде. Әлбәттә, бүгенге көндә ул Олимпия уеннары исемлегенә кермәгән, ләкин бик киң таралган.

Армрестлинг – күп күнегүләр, ярышка кадәр әзерлекләр таләп итә торган спорт. Куллар да сынгалый, әмма, һәр спорт кебек, аның да үзенчәлекләре бар инде. Башны да эшләтү кирәк, реакцияне дә күзаллау әһәмиятле.

Көрәш – берничә секунд кына бара ул. Ләкин аңа ел буена әзерләнергә кирәк! Монда мускуллар һәм физик көч кенә түгел, сеңерләр көче мөһим.

Үзем эшемне яратып башкарам. 7-8 ел эш дәверендә Россиянең 3 спорт мастерын һәм 15кә якын кандидат әзерләдем.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Педагогик кредо-девизларыгыз нинди?

Беренчедән, һәр баланың уку-укыту процессы вакытында потенциалын ачу, аңа юнәлеш бирү. Каникуллар чорында да, Яңа ел бәйрәме ялларында да вакыт белән исәпләшеп тормыйча эшлисең инде. Без икебез дә һәрберебезнең нәтиҗә өчен эшләгәнебезне аңлыйбыз. Уңышларыбыз һәм шатлыкларыбыз һәрвакыт уртак, – дип җавап кайтара әңгәмәдәшләрем.

Әйтергә кирәк, Ләйсән Фәһаметдин кызы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы булса, Ларис Хәмбәл улы – ТР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре. Үзләре билгеләвенчә, бу дәрәҗәле исемнәр иясе булу – олы җаваплылык.

Фотосурәт Бариевларның гаилә архивыннан тәкъдим ителде

Туган якта бәхетләрен тапканнар

Сез – район җирендә, туган якта үз бәхетләрен тапкан кешеләр. Ватанпәрвәрлекме бу? Шәһәргә китәргә дә мөмкинлекләр күп булгандыр бит.

Ларис абый:

– Мин шәһәрне бәләкәй чаклардан ук яратмадым, дисәм – дөрес булмас. Укыдык, белемле булдык анда. Ләкин каннан килә микән ул, күңел барыбер авыл җиренә тартты шул. Миңа андагы болгавырлык беркайчан да ошамады. Менә авылда чыгасың – иркенлек! Эшкә бару – нибары 5 минут, метро да, автобус та кирәк түгел. Чыксаң, эшләргә бакчаң бар. Мин Казанга бер көнгә барсам да, тизрәк кайтырга ашкынам. «Кече Швейцария» дип атыйлар бит Мөслимне халык та, килгән кунаклар да. Ык елгасы буйлары да һушкитмәле матур, хозур!

Ләйсән апа:

– Миңа да авыл җире ошый, күңелгә якын бит туган як. Безнең Мөслим дә елдан-ел матурлана, заманча үзгәрешләрне күрү – күзләрне иркәли. Без хәзер кая гына барсак та, бернигә дә гаҗәпләнмибез. Хәтта үзебездә яхшырак икәнен күрәбез.

Әти-әниләр дә якында, шушы микрорайонда гына. Балаларны да аларга калдырып китүләр җайлырак булды.

Гомумән, Мөслимебезне нык яратабыз.

Бәхет ачкычы: «Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәүдә һәм гөрләтеп дөнья көтүдәдер»

Гаилә бәхете сере нидә икән сезнең?

Ларис абый:

– Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәүдә һәм гөрләтеп дөнья көтүдәдер. Вак-төяк ыгы-зыгы һәр гаиләдә дә бардыр, әмма бер-береңә ачу тотмыйча, үпкәләшкәнне онытып, бер юнәлештә гомер сукмагыннан атлаудадыр.

Ләйсән апа иренең сүзләренә кушыла:

– Әйе, хатын белән ир икесе ике якка баруы мөмкин дә түгелдер, дигән фикердәмен мин дә. Бер-береңнең сүзләреңә колак салып яшәү мөһим.

Һәм ахыргы соравым: «Интертат»ны укучы яшьләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?

– Беренче чиратта яшьләр үзләре теләгән һөнәрне сайласыннар. Һәм инде үзләренең алдында зур-зур бурычлар вә максатлар куярга читенмәсеннәр. Хәзерге яшь буынга шартлар ифрат дәрәҗәдә күп. Иң мөһиме – туры юлдан тайпылмыйча, булган мөмкинлекләрне кулланып, алга таба атлау.