«Резидә ахыргы көнгә кадәр бу чиргә ышанмады, шулхәтле көрәште»
Кичә кичке якта татар халкының якты йолдызы, сөекле җырчысы, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның вафат булуы турындагы хәбәр таралды. Аңа нибары 59 яшь кенә була, әмма соңгы елларны ул каты авырый.
Хушлашырга бик күп кеше: туганнары да, дуслары да, хезмәттәшләре дә, татар эстрадасының күп кенә артистлары да, тамашачылары да килгән иде. Беркем дә еламыйча түзә алмады, аеруча 19 яшьлек кызы Зөләйха белән әнисенә авыр булды.
«Бу – халкыбызның зур кайгысы»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ренат Закиров аны дөньяның төрле нокталарында яшәүче милләттәшләренә җыр-моң гына түгел, халыкның рухын җиткерүче дип атады.
– Бу – коточкыч кайгы. Безнең өчен генә түгел, бу – халкыбызның зур кайгысы, чөнки күп еллар ул халкыбызга хезмәт итте. Безнең филармониянең йолдызы, горурлыгы булды.
90 нчы елларда, яңа чорга кергәч, халкыбызны барларга тотынганда, Резидә безгә килеп кушылды һәм бер генә мизгелгә дә аерылмады. Резидә – искиткеч инсафлы, ул һәрвакыт ягымлы сүзе, елмайган карашы белән барыбызны да сокландырып яшәде.
Резидәнең тормышы – чын халык артисты тормышы. Мин Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән чорда Резидә бик күп төбәкләрдә, илләрдә булып, халкыбыз, татарлар белән очрашып, аларга татар моңын гына түгел, халкыбызның рухын, яшәешен җиткерүче булды.
Аның кебек халкыбызның рухын үзендә туплаган кешеләр онытылмый, бу дөньяда эшләгән эшләре белән киләчәккә барачак. Ул үзеннән соң якты иҗат, бик матур хисләр калдырды, – диде ул.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Резидә Шәрәфиеваның татар мәдәниятен үстерүдә зур өлешен билгеләп китте.
– Аның сәнгате Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә безнең мәдәниятне популярлаштыруда аеруча зур өлеш кертте. Аның киң кырлы сәләте, үзенчәлекле тавышы безнең йөрәкләребездә калыр, – ди ул.
«Ахыргы көнгә кадәр бу чиргә ышанмады – көрәште»
Казан шәһәре филармониясе җитәкчесе Наил Зыятдинов җырчының соңгы көнгә кадәр бирешмәвен, авыруы белән көрәшүен искәртте.
– Бүген – безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту. Халык өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә, әмма иң зур югалту ул – биредә утыручы әнисе өчен. Без аның кайгысын уртаклашабыз.
Резидә ахыргы көнгә кадәр бу чиргә ышанмады, шулхәтле көрәште. Без аның белән гел хәбәрдә булдык – бирешмәде, ул сәхнәдә генә түгел, ә тормышта да шундый көчле рухлы шәхес булды. Ышанасы килмәде, ләкин Аллаһы Тәгаләнең хозуры шундый булгандыр, Резидәбезне югалттык.
Ул үзе матур-матур күлмәкләр дә тегә, шундый матур җырлый иде. Татар эстрадасының иң итәгатьле, зәвыклы артисты булды. Ул бик әйбәт кеше иде, шуңа аның урыны – җәннәттә, – диде ул.
«Безгә авырлыкларны Резидә кебек күтәрә белергә кирәк»
Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов:
– Татар җыр сәхнәсе үзенең гүзәл асылташын туган туфрагына озата. Резидә тышкы формасы, эчке сафлыгы белән гел аерылып, үзе бер планета булып яшәде. Җырлаган җыры, кылган гамәлләре белән ул гел чисталыкта булды. Ул рәхәт, зур кеше иде. Гади генә җырчы булса да, бик авыр чыкты сәхнәгә, чөнки мондый тавышлар әле бездә юк, ул булмады. Аныкы кебек тавыш белән консерваторияләрдә дә эшләү бик авыр. Ул – табигатьтән бик сирәк бирелә торган торган тавыш, һәм Резидә үз тавышы белән бик оста идарә итә белә иде. Җырларны сайлап ала һәм, эстрада таләпләренә туры китереп, профессиональ дәрәҗәдә башкара белде.
30 елга якын иҗат гомерендә бик бәхетле җырчы булып яшәде, чөнки тамашачылы булды, ә җырчының бәхете тамашачыдан тора. Сәхнәгә, туганнарына, гомумән, кешеләргә булган җылы мәхәббәте белән үзенә мәхәббәт казанды.
Бер сәхнәдә, бер гримеркада эшләгән, бергә утырып ашаган кешене менә шушы җирдә күрү бик авыр. Әмма авырлыкларны безгә Резидә кебек күтәрә белергә кирәк, ул бөтен авырлыкны үз иңендә күтәрә белде: гаилә авырлыкларын да, үзенең иҗади авырлыкларын да. Резидә яктырып янды һәм шәм булып эреде.
Җырчыларны һәрвакыт кошлар, сандугачлар белән тиңлиләр. Һич шикләнмим, ул җирнең кошы булачак, – диде халык артисты.
«Аның хыяллары әле зурдан иде»
Якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җырчының үлеменә 2 көн кала да юбилей концертына әзерләнеп йөрүен әйтте.
– Резидә белән безне 30 еллык дуслык бәйләде. Без, бер-беребезгә кирәк булып, бер-беребезгә терәк булып, 30 елга якын бергә яшәдек. Аллаһка шөкер, дөньяның төрле вакытлары булды, ләкин без ул дуслыкка тап төшермәдек.
Соңгы көнгә кадәр мин аның янында булдым. Аның беркайчан да башына «бу дөньядан китәм» дигән уй кермәде. Ул өмет белән яшәде, соңгы көндә дә «мин әле яшим» дип яшәде.
Резидә шикелле кеше дөньяда тагын булырмы-юкмы – билгесез. Ул бик яхшы кеше, бик яхшы дус, иң яхшы әни, туганнары өчен яхшы апа, әнисе өчен аннан да яхшы кыз юк иде.
Аның хыяллары әле зурдан иде: 2 көн элек кенә сценарий язды, туган авылына кайтып, юбилей концерты оештырырга җыенып йөрде. Нишлисең – үлем аяусыз. Барыбызга да шунда барасы. Резидә мәңге дусларының күңелендә яшәячәк, – дип йомгаклады ул.
Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе Дилбәр:
– Безнең Резидә апа иң зур бала, иң зур терәгебез булды. Без аның сүзеннән беркайчан да чыкмадык: ярдәм итте, киңәшләр бирә иде, бөтен тормышыбызны ул алып барды, дияргә була.
Шушы олы юлга озатырга килгән дусларына, тамашачыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Җылы сүзләрегез, апамны яратканыгыз өчен рәхмәт (елый). Шундый кайгы сезнең гаиләләрегезгә килмәсен.
Бик зур планнар белән яшәде. Соңгы көннәрендә дә 60 яшьлек юбилеена сценарий язды. Җырларга, шигырьләргә заказ бирде, матур күлмәкләр эзли башлады. Искиткеч көчле кеше булды. «Авыртамын, китәмен», – димәде. – «Мин яшим, мин җырлыйм», – дип яшәде, – диде ул.
Дусты Наилә ханым Гайнанова Резидә Шәрәфиеваның бик көчле рухлы шәхес булуын, беркайчан да бирешмәвенә һәм зарланмавына басым ясады. Алар 25 ел аралашып, бер-берсенә терәк булып яшиләр.
– Мин табиб булгач, шуны әйтеп китәсем килә: авыр булган очракларда да, бервакытта да «авыр» дип әйтмәде. «Барысы да яхшы, ашадым», – дип торды, соңгы көнгә кадәр өмет белән яшәдек.
Безнең тормышыбызда булганың өчен рәхмәт. Син гениаль шәхес идең. Без исән чакта син исебездән чыкмассың. Хуш, дустым! – диде ул күз яшьләре аша.
«Халык исән булганда, син безнең күңелләрдән китмәссең»
Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева:
– Бик күп уйлар, бик күп сүзләр килеп керә башка, чөнки биредә әйтелгән һәрбер сүз дөрес. Резидә ханым искиткеч якты күңелле, яхшы кеше иде. Һәрвакыт алга барып, безгә үрнәк биреп яшәде.
Ризык пешерүдә, җыр чыгаруда, балаларга, хезмәттәшләренә карата булган мөнәсәбәттә аның төсле бүтән кеше юк, – диде ул.
Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова җырчыга яшь буынга карата игътибарлылыгы һәм хөрмәт белән каравы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте:
– Ул безне, бигрәк тә яшь буынны, хөрмәт итте. Һәрберебезгә тормышның тәртибен аңлатты. Без аның белән 2 көн элек кенә языштык: «Саулык турындагы җырыгызны бик ошаттым, концертыгызда җырлыйм», – дигән иде яңа язылган җырга. «Син бу җырны беркемгә дә бирмә, мин моны җырлыйм», – диде. Чыннан да, ул бик нык рухлы булды, – дип билгеләде хезмәттәше.
Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов аның җырлары һәрбер кешенең күңеленә кереп калуын әйтеп узды.
– Үлем кайгысы – һәрбер кешегә килә торган әйбер, беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Резидә – татар эстрадасының руслардагы Эдита Пьехасы. Ул аерым шәхес булып, аерым җырлар җырлап безнең күңелебезгә кереп калды.
«Нинди җырлары бар?» – дип уйлап килдем. Без очрашкалый идек. Мәсәлән, «Тәгәрәпләр китте йомгагым»ны җырлый, рәхәтләнеп тыңлап утырасың. Аннары тиз генә җырлый торган «Әни янына кайттым» дигән җыры күңелләргә кереп калган. Башка җырлары да бар, мин инде үземнең күңелгә кереп калганнарын әйттем. Халык исән булганда, син безнең күңелләрдән китмәссең, – дип йомгаклады ул.
Соңыннан Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Коръән аятьләрен укыды. Чәчәкләр куйган вакытта кайберәүләр мәрхүмнең йөзен ачып карарга да теләгән иделәр, әмма туганнары рөхсәт итмәде.
Килүчеләр артистны алкышлар белән озатып калдылар. Резидә Шәрәфиева туган ягында – Минзәлә районының Наратлы-Кичү авылында җирләнә.