«Колагы ишетми». Елгада су коенганнан соң, яшь ир-ат куркыныч бактерия иярткән
Томскида яшәүче 35 яшьлек ир-ат елгада су коенганнан соң бер колакка чукраклана язган. Бу турыда «КП» хәбәр итте.
Ул махсус җиһазландырылган, коену рөхсәт ителгән пляжда ял иткән. Әмма су кергәннән соң күп тә үтми, аның колагында көчле авырту башланган, шеш (гематома) барлыкка килгән, тән температурасы күтәрелгән.
Табиблар аңа «синегнойная палочка» (Pseudomonas aeruginosa) белән зарарлану диагнозы куйган: бу – күпчелек антибиотикларга бирешми торган һәм җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин булган куркыныч бактерия.
Инфекция аркасында ир-атта отит – колак ялкынсынуы барлыкка килгән. Ул 2 атна дәвамында сул колагы белән ишетмәгән, казналык янында шеш барлыкка килгән, ул чәйнәгәндә каты авырту тойган.
Хәзерге вакытта пациент озакка сузылган тернәкләнү курсы уза.
Исегездә тотыгыз: хәтта рөхсәт ителгән коену урыннарында да инфекция йоктыру куркынычы бар. Суның колакка һәм борынга керүеннән сакланыгыз, диелә хәбәрдә.