ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Җырчы Резеда Шәрәфиева вафат

0

Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева вафат. Бу хакта татар артистлары хәбәр итә.

Резеда Шәрәфиеваның соңгы елларда каты авырганы билгеле. Аңа 59 яшь иде.

Резидә Шәрәфиева: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (1966) – Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туып, дүрт балалы гаиләдә тәрбияләнгән (апасы – Дилбәр, абыйлары – Илһам, Илдар) һәм балалар бакчасыннан ук музыка белән кызыксына башлаган. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Аннары Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге ала, витриналар бизи, шул ук вакытта җыр сәнгатенә кызыга.

“Сердәш” ансамблендә чыгыш ясый, Чаллы һәм Казан мәдәни учреждениеләрендә эшләп, 2001 елдан Казан филармониясе солисты була. Озак еллар дәвамында татар эстрадасында хезмәт итә, популярлык казана.

Реэедә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь.

Җырчы Резидә Шәрәфиева: «Күз тиюдән куркам, бәхет тынычлыкны ярата»

Резедә Шәрәфиева белән хушлашу иртәгә, 20 июль, сәгать 10 да, «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак.