Штраф: балконга кызынырга киенеп чыгыгыз!
Үз балконында эчке кием киеп кенә кызынып ятучыларга штраф салулары мөмкин. Җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт Дмитрий Бондарь шул хакта кисәткән. Бу турыда «КП» яза.
Аның сүзләренчә, кием кимичә яки эчке кием генә кигән килеш балконда кызынуны вак хулиганлыкка кертергә мөмкин. Мондый хокук бозу өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган. Бер тапкыр шулай эләгеп, кабат шулай кызынучыларга 2,5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә арест яный.
Моннан тыш, балконда шәрә яки ярымшәрә йөрүчеләрнең күршеләре дә судка мөрәҗәгать итә ала. Суд алар яклы карар кабул итсә, мораль зыян өчен компенсация суммасы берничә тапкырга артырга да мөмкин.