Илсөя Бәдретдинова, аҗаган күргәч, борынгылар сүзен искә төшергән
Илсөя Бәдретдинова табигатьтә сирәк була торган күренеш – аҗаганны видеога төшереп алган.
«Мин болай беренче тапкыр карап торам. Матур… Караган саен ныграк ялтырый», – дип хозурлана ул. Җәйге аҗаганны алар концертлар директоры Гүзәл Карамиева белән күзәтә.
«Аҗаган. Тып-тыныч урамда. Бер тамчы яңгыр юк», – дип искәртә Бәдретдинова.
Икәүләшеп алар аҗаганга бәйле борынгы ышануны да искә төшереп ала. «Аҗаган вакытында арыш өлгерә», дип ышанган безнең борынгылар.