Машинада йөрүче 13 яшьлек малай: «Үзем җыйган акчага сатып алдым»
Шушы көннәрдә Башкортстанда «Не рули, малай!» социаль кампаниясе вакытында Иглин районының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Илвир Каюмов «ВАЗ-2107» машинасы белән идарә иткән 13 яшьлек укучыны туктаткан. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза «Башинформ».
Ачыкланганча, агымдагы елның май аенда юл-патруль хезмәткәрләре әлеге малайның Охлебинино авылында питбайк белән идарә иткәнен дә күргән булган. Ул вакытта питбайкны мәктәп мәйданчыгыннан ук алып, штрафстоянкага җибәргәннәр, ә әти-әнисенә тиешенчә тәрбия бирмәгән өчен штраф салганнар.
Бу юлы да автомобильне штрафстоянкага юллаганнар. Әти-әнисен чираттагы штраф көтә.
Малай сүзләренчә, ул үзе акча җыйган һәм автомобильне 30 мең сумга сатып алган.
«Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызны игътибарсыз калдырмагыз. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында искә төшерү артык булмас», – ди Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы, диелә хәбәрдә.