Коточкыч фаҗига: пляжга яшен суккан, һәлак булучылар санын ачыклыйлар
Тула өлкәсенең Алексенский районында пляжга яшен суккан, кешеләр һәлак булган. Бу турыда РИА Новости яза.
Россия Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый.
Һәлак булучыларның төгәл саны ачыклана, диелә хәбәрдә.
«SHOT» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига «Шахтер» отель-паркы пляжында булган. Һәлак булучыларның берничәсе суда, бер хатын-кыз ярда торган, тагын 6 кеше зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.