«Горький +» сәнгать фестивале: татарча мюзикл, Әлмәт эскизы һәм Красновидово чәе
Өч көн дәвамында Казанда «Горький +» сәнгать фестивале барды. 2023 елда бу фестиваль, шәһәр үзәген колачлап, урамнарда, парклардагы спектакльләре белән хәтердә калса, быел ул нигездә, бер яктан, тамашачыны Камал театрының яңа бинасына тупласа, икенче яктан республикага җәелү омтылышы ясалды: эскизларның берсе – Әлмәт театры артистлары катнашканы – Әлмәттә дә күрсәтелде. Хәбәрчебез үзе «+5» дип бәяләгән фестивальне татар мәдәниятенә яраклаштырып карады.
«Горький +» сәнгать фестиваленең арт-директоры – Россиянең халык артисты Евгений Миронов. Ул биредә «туй генералы» гына түгел иде, бөтенләй дә «туй генералы» булмады, фестивальне ул катнашкан «Рассказы Горького» спектакль-концерты ачты.
«Фестиваль «Рассказы Горького» белән ачылды. «Макар Чудра» һәм «Старуха Изергиль» хикәяләре Минин хоры белән укылды. Минем өчен бу – яңа тәҗрибә. Репетицияләрдә мине ишетерләрме, дип борчылдым. Минемчә бик Горькийча чыкты – трагик та, романтик та», – диде соңыннан бу спектакль-концерт турында Евгений Миронов.
Үзебезнең татар әдәбиятын шулай Татарстан Республикасы Дәүләт хоры белән үзебезнең артистлар укыса, тамашачы аншлаг белән килә торган тамаша ясый алыр идекме? Ясасак, тамашачы телсез калып, сәхнәгә текәлерлек итеп, кем ул әсәрләрне укый алыр иде, һәм кем әсәре белән кызыктыра алыр идек, дип уйлап куйдым.
Икенче көнне журналистларны Кама Тамагы районының Красновидово авылына алып киттеләр. Красновидово – Горький вакытлыча яшәгән авыл. Биредә язучының музее бар – ТР Милли музейның филиалы. Әлеге авыл «Яблочный спас» бәйрәме белән дә дан тота.
Дөрес, әлеге музейның төп элементы булган лавка бинасы шактый тузган икән. Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовадан белештем – бинаны реставрацияләү мәсьәләләре буенча эш башланган, дөрес, әлегә проектлау этабында.
Красновидовода Евгений Миронов белән матбугат конференциясе чәй өстәле артында узды.
Евгений Миронов: «Кадерле дуслар! Фестиваль гаҗәеп урында – Камал театрының яңа бинасында ачылды: шундый урында ачылуы дөрес тә, чөнки анда 1 түгел – 4 мәйданчык, һәм барысы да фестиваль өчен эшли. 3 көн эчендә 50 чара үткәрелә, һәм аларның төрлесе төрле урында.
«Горький +» сәнгать фестивале дүртенче ел үткәрелә. Казанда әле икенче мәртәбә генә. Ул, Мәскәүдә башланып, үз чикләрен Түбән Новгород һәм Казан хисабына җәелдерде. Чөнки без Горький шәхесенә ныграк кергән саен, ул туган Түбән Новгород һәм ул рухи яктан кабат туган Казаннан башка булмавын аңладык. «Горький +» дибез, нигә плюсмы? Беренчедән, безгә аның үзе кызыклы булса, икенче яктан, тарихның шундый катлаулы борылышлы чоры бүгенге көнне хәтерләтә. Бу яктан караганда, бөек иҗатчының, гражданинның, кызыклы шәхеснең үзенең һәм аның замандашларының бу процессларны ничек кичергәнен күзәтүе кызык. Шуңа күрә «Горький +», шуңа күрә программа елдан-ел киңәя.
Фестивальнең үзенчәлеге шунда – безнең үз проектларыбыз бар. Әлбәттә, без әзер проектларны да чакырабыз. Ләкин алдан команда туплап, фестиваль эчендә туган проектлар бар.
Миңа фестивальнең күп жанрлы булуы ошый. Мәсәлән Горький джаз яратмаган. Ә безнең аны джаз белән кушып карыйсыбыз килде. Аның әсәрләре бүгенге караштан чыгып бәяләү кызык. Аны «соцреализм язучысы» диләр, ләкин аның ул системаны оештырудан тыш башка катнашы юк. Ә үзе революциягә кадәр ничек язган – шулай язган. Безгә курчаклар да, балет та, опера да, рэп та, стендап та, бродилкалар да кызыклы.
Өч шәһәр – Горькийның өч төрле йөзе. Казан – классик алымнарга якын. Миңа калса, Горький биредә язучы буларак туган. Биредә яза башлаган. Биредә тормышының трагик вакыйгаларын кичергән. Мәсәлән, аны биредә университетка алмаганнар, яңа дуслар, яңа идеяләр, бәхетсез мәхәббәт, суицид ясап каравы – болар иҗат аша чыга башлаган. Красновидово – Горький маршрутында әһәмиятле нокта. Монда безне яратып каршы алуларын күрү бик рәхәт.
Халыкара контекст бар – Татарстан театрлары белән БРИКС илләре режиссерлары эшли: Һиндстан режиссеры – «Васса»ны, кытай режиссеры – «Дети солнца»ны куйды. Горький белән Достоевский Көнбатышка кызыклы иде, Көнчыгышның да кызыксынуы бар. Җирле театрларның кушылуы кызыклы – бу безгә генә түгел, аларга да кызыклы кебек. Без кунак түгел – уртак фестиваль. Фестиваль тәмамлангач, нәрсә булса да калсын иде. Җирле театрларда ул программа кала ала. Кала икән – мин бәхетле булыр идем, димәк, без уңдырышлы җиргә орлык салып китә алганбыз».
Фестиваль дирекциясе заказы белән, Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Горящий Горький» кыска метражлы фильм төшерелгән. Аның премьерасы, әлбәттә, булды. «Горящий Горький» кыска метражлы фильмында авыл тарихы һәм Максим Горькийның бу авылда яшәгән чоры бәян ителгән. Фильмның режиссеры – Алексей Федорченко.
Документаль фильмны да шулай юмор белән төшереп була – Татарстан Хөкүмәтеннән субсидия алып документаль фильм төшерүче барлык псевдокиноматографистларга шушы фильмны күрсәтегез әле, зинһар.
Әлбәттә, хәзерге заманда тарихи фотоларны ясалма фәһем ярдәмендә «терелтеп» кешене шаккатырып булмый. Ләкин бу – шаяртулы фильм кысаларына әйбәт кенә кереп киткән.
Евгений Миронов режиссерга бу фильмны Горькийга гына түгел, биредә яшәүче җирле халыкка да хөрмәт белән төшергәне өчен рәхмәт әйтте. «Син бу фильм аша биредәге халыкның Горькийның алдагы тормышына да этәргеч булуын бирә алдың», – диде ул.
«Заманында класс белән Горький музеена килгәнебезне хәтерлим. Бина әле дә үзгәрмәгән диярлек – тышкы яктан ул нәкъ минем балачагымдагы кебек. Алга таба да хәтеребез сакланганда, ул шул рәвешле калачак. Иң мөһиме – хәтер. Тамырларыбызны онытмасак, без алга таба да бара алачакбыз», – диде Кама Тамагы районы башлыгы Наил Фазыхов.
Фильмның алдагы язмышы турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Ләкин режиссер аны Красновидово музеенда калдырачак. Димәк, музей кунаклары аны эксклюзив карый алачак.
«Горький +» сәнгать фестивале программасында:
- «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда 3 көн дәвамында көнгә 3 мәртәбә «Горькилэнд» цирк тамашасы оештырылды.
- Кремль эчендәге Тайницкая манарасында инсталляцияләр барды. Соңгысын ясарга ясалма фәһем ярдәм иткән.
- Программада «бэби спектакль» бар иде.
- Фестиваль «Салават күпере» микрорайонына чыгып, үз чараларын анда да күрсәтте. «Горький халыкка чыккан, халыкка чыгыгыз», – дип киңәш биргәннәр чөнки Мәдәният министрлыгында.
Фестивальнең 50ләп төрле масштабтагы чаралары арасында татар контексты да бар. Әйтик, Горькийның моңарчы тәрҗемә ителмәгән әсәрләре тәрҗемә ителеп мюзикл ясалган.
«Горький в музыке» проектын оештыручылар үзләре өчен дә сынау дип атадылар. «Без моңарчы тәрҗемә ителмәгән әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттек һәм музыкага салдык. Ул хәтта мюзиклга тарта. Тәрҗемәче – Йолдыз Миңнуллина, композитор – Миләүшә Хәйруллина. Аранжировка – Юрий Федоров. Эльмира Кәлимуллина белән Илгиз Шәйхразиев, «Yummy Music Band» оркестрына кушылып, Горький шигырьләре буенча композиция башкардылар.
Мин анда очраклы гына эләктем, «күрмәгән Кәлимуллина һәм Шәйхразиев түгел» дип (бөтен затлырак концертта алар. – авт.), беренче чиратта театраль тамашаларны сайлаган идем. Ә «Горький в музыке» дип аталган бу мюзикл фестивальнең «таҗына» тиң булып чыкты. Горькийның «Девушка и Смерть» дигән яшьли язылган әкият-поэмасы бар. Мюзиклның төп сюжетын шушы әкият тәшкил итә. Ә Эльмира Кәлимуллина һәм Илгиз Шәйхразиев менә дигән музыкаль спектакль ясадылар. Режиссер Искәндәр Нуриҗанов белән, әлбәттә.
Без «репертуар юк, фәлән юк, төгән юк» дип, музыкаль театр ясый алмыйбыз. Ясаган очракта да милли театр ясый алмаячакбыз кебек тоела. Менә бит, Мәскәүләр килделәр дә мюзикл ясап бирделәр. Баксаң, тексты да, музыкасы да, җырлаучысы да, режиссеры да табыла икән. Теләк кенә кирәк икән. Әлегә бер теләк – бу мюзиклны, юридик нечкәлекләрен хәл итеп, Казанда күрсәтәсе дә күрсәтәсе иде.
Демидов утарында фестиваль өчен махсус язылган «Горький оптимизм» спектакле күрсәтелде. Монда Горькийның татар язучылары белән аралашуы турында уйлар урын алган. Драматург – Динә Сафина, режиссер – Артем Устинов. Әлеге спектакль «Горький һәм татар әдәбияты вәкилләре арасындагы диалог» дип тәкъдим ителде. Актерлар Павел Густов белән Сергей Лушкин күрсәткән спектакль уйландыра.
Эскизларның берсен – «Дети солнца»ны – кытай режиссеры Лю Ичень Камал театры артистлары белән эшләгән иде. Эскизда Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина һәм театрның быел труппага кабул ителгән яшь артистлары катнашты. Татарча барды. Театр бу эскизны алга таба спектакль дип үстерер, дигән күзаллавым юк.
Ә менә Әлмәтләрнең андый шансы бар. Ярослав Жевнеров «Голубая жизнь» хикәясенә алынган. Эскиз өчен театрның иң яхшы, иң билгеле артистлары сайланган – Айрат Мифтахов, Динар Хөснетдинов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Диләрә Фазлыева, Миләүшә Юзаева. Миңа калса, бу – әзер диярлек эш. Алга таба театр моны «Пушкин картасы» аша укучыларга тәкъдим итә ала. Дөрес, эскиз рус телендә эшләнгән, текст тәрҗемә ителмәгән. Алга таба нинди формада куллана ала – театрга уйланырга урын бар.
Горький әсәрләре буенча театраль эскизлар – безнең татар әдәбиятын да театр белән активрак эшләтү кирәклегенә матур үрнәк.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тамашалары да, аларда рәсми затларның пафослы чыгышлары да юк. ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева яки Мәдәният министры Ирада Әюпова тыйнак кына кереп утырып спектакль карарга мөмкин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова музей бакчасында, башкалар белән бергә, җиләк вареньесы белән чәй эчә ала. Барысы да гадәти, ясалма пафоссыз.