«Туган тел – дошманым түгел»: белгечләр милли мәгариф язмышы өчен борчыла
Мәктәптә «Туган тел» дәресенең исемен үзгәртү, РФ халыклары телләре турындагы канунга төзәтмәләр кертү һәм, иң мөһиме, анда нәрсә булачагы төгәл аңлашылмау – болар барысы да галимнәрне, укытучыларны һәм зыялыларны борчый. Моңа күптән түгел кабул ителгән федераль закон да өстәлде: аның нигезендә туган телләрдәге элмә такталар, күрсәткечләр һәм игъланнарның статусы югала.
Дискуссиянең башы
Белгечләр «Россия халыклары телләре турында»гы законга төзәтмәләр кертү турында фикер алышуны таләп итә.
Татарстан зыялылары да милли телләрнең киләчәге һәм язмышы өчен борчыла. Белгечләрдә бу илдә халыклар «артык булып чыкты» дигән хис барлыкка килгән. Тулырак - «Миллиард.Татар» язмасында.
Үлеп баручы телләр
Бу ел башында ук Россия Фәннәр Академиясенең тел белеме институтының өлкән фәнни хезмәткәре Юрий Коряков РИА «Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәдә үзенең борчылулары белән уртаклашты: Россиядә телләр дөньядагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда тизрәк юкка чыга икән. XX гасыр башыннан илдә 15 тел юкка чыккан.
«Россиядә дөнья телләренең якынча 1,5 проценты таралган. Шул ук вакытта XXI гасырда дөньяда юкка чыккан телләрнең 7 проценты диярлек Россиягә туры килгән. XX гасырда бу процент азрак булган – 3,5 процент. Ягъни Россиядә телләр дөньядагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда күпкә тизрәк юкка чыга, һәм XXI гасырда бу тизлек артты гына», – ди галим.
Фәнни җәмәгатьчелекнең борчылуын аңладылар һәм РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары телләре көнен гамәлгә куярга тәкъдим итте. Быел 8 сентябрьдә без, Россия кешеләре, бу бәйрәмне беренче тапкыр совет шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәчәкбез.
Советның шул ук утырышында Владимир Путин түрәләргә тел турында яңа закон эшләү турындагы йөкләмәсен искә төшерде, ягъни «Россия халыклары телләрен саклау һәм алга таба үстерү турында».
Фото: © kremlin.ru
Экспертларны гына түгел, ата-аналарны да бутадылар һәм куркыттылар
Дөрес, әлегә Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган элекке депутат Елена Ямпольскаяның яңа карьера биеклегенә менү омтылышлары аркасында буш урында җәнҗал килеп чыкты.
Хәзер барысы да гаугалы инициатива – мәктәптәге «Туган тел» предметын «РФ халкы теле» дип үзгәртү турында фикер алыша, моның белән экспертларны гына түгел, ата-аналарны да бутадылар һәм куркыттылар. Моның асылында ни яшеренгәнен беркем дә аңлый алмый. Барыннан да бигрәк, закон проектын киң фикер алышуларсыз гына кабул итәргә мөмкин булулары куркыта. Кешеләр, барыннан да бигрәк, исем үзгәртү рәвешендә мәктәп мәгариф системасыннан милли телләр кысрыклап чыгарылыр, дип борчыла.
Хәзер «Россия Федерациясе халкының чит теле» дигән яңа эвфемизм турындагы дискуссиягә Татарстан зыялылары да кушылды. Сораштырылган кайбер экспертларда яңа кануннар борчу тудыра.
Алар фикеренчә, яңа кануннар татар һәм башка милли телләрне Россия Федерациясе киңлегеннән кысрыклап чыгарырга мөмкин. Бөтен киеренкелек «РФ халыклары турындагы закон»ның ябык шартларда әзерләнүеннән килеп чыга. Постау астында нәрсә барлыгын берәү дә белми. Без бары тик Ямпольскаяның камераларга Владимир Владимировичны закон белән барысы да яхшы дип ышандыруын гына ишетәбез. Әмма хәтта профильле депутатлар, төбәк мәгариф министрлыклары түрәләре һәм галимнәр дә закон проекты нигезенә нинди идеяләр алыначагын белми.
Юристлар «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы яңа законга ул кабул ителгәннән соң гына бәя бирә алачакларын әйтә. «Анализлаганнан соң нинди дә булса каршылыклар булуы күренсә, ул вакытта бу сорау судта тикшерелә алачак. Бары тик кабул ителгәннән соң гына һәм бары тик Конституция суды гына канунның Россия Конституциясенә каршы киләме яки юкмы икәнен хәл итә ала», – дип аңлатты адвокат Руслан Нагиев.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бу яссылыкта җәмгыятьтә туган киеренкелектән, әгәр закон буенча фикер алышуга кызыксынучы якларны, беренче чиратта, профессионалларны җәлеп итсәң генә арынып булуы аңлашыла.
«Әгәр без Россияне саклап калырга телибез икән, ә без телибез: татарларга бу кирәк»
Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров «татар теле Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядә дә булырга тиеш» дип саный, чөнки Тукай теле белән республикада гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә кызыксыналар. «Законнар – законнар белән, әмма моннан тыш, реаль тормыш бар. Чын тормышта без бүген татар теленең акрынлап ныгуын күрәбез, һәм бу процессны туктатырга, кем генә теләмәсен, мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел. Без Россиянең күпмилләтле һәм демократик дәүләт буларак саклануын телибез», – диде Таһиров. Тарихчы фикеренчә, тел факторы Россия дәүләтчелеген ныгытуда төп фактор булып тора. «Әгәр без Россияне саклап калырга телибез икән, ә без телибез: татарларга бу кирәк һәм татарларга гына да түгел. Барлык телләргә дә хөрмәт белән каралырга тиеш», – ди галим.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе академигы Рүзәл Йосыпов та бу борчылуларны хуплый. «Мин күп нәрсәгә борчылам. Мин гомерем буе Россия халыклары телләрен кысу, шулай ук аларның үсешендә төрле киртәләр булуы турында язам һәм сөйлим», – ди филолог. Рүзәл Йосыпов фикеренчә, туган телләрнең, шул исәптән татар теленең үсешенә ярдәм итми, киресенчә, тоткарлый торган бик күп тискәре законнар чыгарылды. Ул, яңа закон проектлары тел сәясәтен рус телен өйрәнүгә генә кайтарып калдырыр, дип курка.
«Барысы да яңадан рус теленә кайтып калачак. Барысы да әлегә рус теленнән башка туган телләрне үстерү мөмкинлекләренең кими баруы турында сөйли. Мин рус теленә каршы түгел, рус теле кирәк. Мин кечкенәдән рус телен беләм һәм шул телдә язам, ләкин миңа туган телем дә кадерле. Телсез милләт юк. Татарлар Алтын Урдадан башлап рус дәүләтен төзүдә актив катнашканнар, ни өчен алар кинәт кенә артык булып чыга? Татарлар беркемгә дә комачауламыйлар», – дип саный Йосыпов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Барысы да Россиянең күпмилләтле ил булуын аңлый, бердәмлекне һәм үзара аңлашуны саклап калу бик мөһим»
Хокук нормаларын аңлату өчен «Миллиард.Татар» Илкүләм юристлар ассоциациясе президенты, адвокат Руслан Нагиевка мөрәҗәгать итә. Юрист билгеләп үткәнчә, Россия халыклары телләре белән бәйле законнарны кабул иткәндә берничә факторны исәпкә алырга кирәк.
Беренчедән, Россиянең федератив төзелешкә ия булуын аңларга кирәк, һәм илебез конституциясендә «без – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы» дип язылган.
Икенчедән, конституция илебезнең барлык халыкларына туган телне өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар гарантияли. Нагиев мондый законнарны кабул иткәндә конституция нормаларын, шулай ук туган телләрне яклауны таләп итә торган федераль закон нормаларын исәпкә алырга кирәклеген күрсәтә. «Үзгәрешләрнең нинди булачагын мин белмим, әмма карар кабул иткәндә мин күрсәткән факторларны һичшиксез исәпкә алырга кирәк дип саныйм. Барысы да Россиянең күпмилләтле ил булуын аңлый, һәм анда яшәүче барлык халыклар арасында бердәмлекне һәм үзара аңлашуны саклап калу бик мөһим. Илнең бердәмлеген саклау шартларының берсе – туган телләрне өйрәнү һәм саклау хокукы. Әгәр бу хокуклар үтәлсә, мин бернинди проблемалар да булмаячак дип саныйм», – ди белгеч. Ягъни закон чыгару вакытында үтә күренмәлелек сакланырга тиеш.
«Мин Татарстан Республикасы мәдәниятен саклап калырга кирәк дип саныйм»
Рус һәм татар телләре Татарстан Республикасының аерылгысыз өлеше булып тора. А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының баш режиссеры Александр Лебедев фикеренчә, татар, рус һәм башка милли телләр Россия Федерациясенең мәдәни киңлегендә бер үк урында булырга тиеш. «Әгәр мәдәни киңлек турында сөйлибез икән, барысы да мәдәният хисабына гына үсә. Җәмгыятьне күп очракта мәдәният һәм шул ук вакытта фән үстерә. Һәм бу мәгънәдә мин аларның тигез урын алуларын теләр идем. Ә без Россиядә яшәгәнгә күрә, әлбәттә, рус теле күбрәк урын алып тора. Мин, Татарстан Республикасы мәдәниятен саклап калырга кирәк, дип саныйм», – ди ул.
Фото: © Ачык чыганаклардан (социаль челтәр): vk.com
Лебедев Ульяновскида тууын һәм аның тирәсендә чувашлар, мордвалар һәм татарлар яшәвен әйтә. «Мин белгән беренче чит ил сүзләре нәкъ менә татар телендә иде», – ди ул. Режиссер рус һәм татар телләренең үзара бәйләнешен үз эшендә еш күрүен әйтә. Аның театрында татарча иркен сөйләшүче кешеләр бар, һәм алар аны репетицияләрдә дә куллана. «Алар репетиция вакытында татарча нәрсәдер сөйли ала, татарча ниндидер фразаларны мин хәтта аңлый да башладым», – дип сөйли Лебедев.
«Ни өчен алар кинәт артык булып чыкты? Татарлар беркемгә дә комачауламый»
Экспертлар, борчылуларыннан тыш, милли телләрне саклау ни өчен мөһим булуы турында да әйтте. Руслан Нагиев фикеренчә, тел сәясәте мәсьәләләрендә Татарстан Республикасына һәм Башкортстанга йөз тотарга мөмкин. «Бу юнәлештә безнең Татарстан Республикасы һәм Башкортстан кебек яхшы мисалларыбыз бар. Алар күпмилләтле, һәм анда татар, башкорт, рус һәм башка халыклар яши. Минемчә, без бик дус яшибез, чөнки бер-беребезне хөрмәт итәбез. Беркем дә үз традицияләрен һәм карашларын көчләп такмый. Без бер-беребезне барлык бәйрәмнәр белән котлыйбыз һәм күршеләрнең телләрен өйрәнәбез. Минем белүемчә, Татарстан һәм Башкортстан районнарында рус кешеләре татар яки башкорт телен белә һәм аларда сөйләшә. Әлбәттә, татарлар белән башкортлар да рус телен белә», – ди юрист.
Индус Таһиров, татар телен Россия Федерациясенең иҗтимагый киңлегеннән кысрыклап чыгару мөмкин түгел, ди. «Бүген Татарстанның рухи яктан үсеше күзәтелә. Татарлар, яшәү урынына карамастан, Татарстанны үзләренең тарихи ватаны итеп, ә Казанны үз башкаласы итеп кабул итә, һәм бу фактор Россия дәүләтчелегенә уңай йогынты ясый», – дип саный галим.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Рүзәл Йосыпов фикеренчә, милли телләр – Россиянең байлыгы, аларны югалту гомуммилли мәдәният өчен кире кайтарып булмаслык югалту булачак. «Мин телләрне төрле төстәге чәчәкләр үскән болын белән чагыштырам. Кайсы болын сезгә күбрәк ошар: күп төсле чәчәкләр үскәнме, әллә бер төсле генәме? Телләр белән дә шулай ук. Бу бит байлык! Аларда – халыкның тарихы, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре, һәм аннан соң бу бит – кешеләр өчен туган телләре.
Мин барлык бу хәлләрне оештыручыларга сораулар бирергә теләр идем: аларга туган телләр нәрсәсе белән комачаулый? Рус телен мин кечкенәдән беләм һәм шул телдә язам, ләкин миңа туган телем дә кадерле. Телсез милләт юк. Татарлар Алтын Урдадан башлап рус дәүләтен төзүдә актив катнашканнар, ни өчен алар кинәт кенә артык булып чыга? Татарлар беркемгә дә комачауламый, – ди галим.
Йомгаклап
Социаль челтәрләрне караганда, мин кырымтатар шагыйре Бекир Чобан-заденың (1893-1937) «Тувган тил» дигән матур шигыренә тап булдым. Ул да Россия татарларының рәсми булмаган гимны булып саналган Габдулла Тукайның «И туган тел» шигыре кебек үк атала.
Сени мен Къырымда, Къазанда таптым,
Джурегим къайнагъан, ташкъанда таптым...
Джат эльде мугъайып, ачынып джурьгенде,
Умютим, хаялым шай тюшип джурьгенде,
Мойнунъа сарылдым, дертимни айтып,
Бир гузель сёзюнъмен озюме къайтып...
Джырларынъ болмаса, маненъ болмаса,
«Джурт» деген сёзюнъмен джурек толмаса,
Ах, насыл джурермен гъурбет якъларда,
Танышсыз, билишсиз ят сокъакъларда?..
«Туған тел» исемле шигырь башкорт халкында да бар икән. Рәми Гарипов (1932-1977) татар кардәше шигырьләреннән илһам алуын яшерми.
Мин халҡымдың сәскә күңеленән,
Бал ҡортондай, ынйы йыямын,
Йыямын да йәнле ынйыларҙан
Хуш еҫле бер кәрәҙ ҡоямын.
Шуға ла мин беләм тел ҡәҙерен:
Бер телдән дә телем кәм түгел –
Көслө лә ул, бай ҙа, яғымлы ла,
Кәм күрер тик уны кәм күңел!..
Халҡым теле миңә – хаҡлыҡ теле, –
Унан башҡа минең илем юҡ;
Илен һөймәҫ кенә телен һөймәҫ,
Иле юҡтың ғына теле юҡ!
Әсәм теле миңә – сәсән теле, –
Унан башҡа минең халҡым юҡ,
Йөрәгендә халҡы булмағандың
Кеше булырға ла хаҡы юҡ!
Туган тел турында шигырьләр исемлеген алга таба да дәвам итәргә булыр иде, әмма моны 8 сентябрьдә эшләү яхшырак булыр дип уйлыйм.
Ә РФ халыклары телләре көненә тагын бер бүләк – тел ияләрен тынычландырган һәм сөендергән закон булыр иде. Яшәсен фикер алышу һәм ачыклык!
Һәм, әйе, безнең Ватаныбыз – Россия.
Чыганак: «Миллиард.Татар»