ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эт, өреп, авыл халкын фаҗигадән коткарып калган

0

Эт өргән тавыш 67 кешене коткарган. Әлеге хәл Һиндстанда булган. Бу хакта NDTV телеканалы хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».

Химачал-Прадеш штатында муссон яңгырлары ява, һәм алар аркасында җирләр убыла, сулар баса. Телеканалда сөйләүләренчә, көчле яңгыр вакытында авылда яшәүченең эте кинәт каты итеп өрә башлаган, ә аннары улаган.

«Мин аның өрә башлавын ишетеп уяндым. Эт янына килгәч, йорт стенасында зур ярык күрдем, аннан су ага башлады. Мин этемне алып йөгердем һәм барысын да уяттым», – дип сөйләгән этнең хуҗасы.

Әлеге ир авыл халкын уяткан һәм аларга куркынычсыз урынга качарга кушкан. Озакламый авыл өстенә җир убылып төшкән. 4-5 йортка гына зыян килмәгән, калганнары туфрак астында калган.

«Манди округында авыл этенең өрүе 20 гаиләдән 67 кешегә котылырга мөмкинлек бирде», – диелә хәбәрдә.