ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Басу юлында авариядә ике бала үлгән

0

20 июньдә көндез Ульяновск өлкәсендә авариядә 2 бала һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән Ульяновск басмасы хәбәр итте.

Төштән соң «Солдатская Ташла – Кузоватово – Новоспасское» юлында «Тойота Рав 4» машинасы юл кырыена төшеп китә. Рульдә 61 яшьлек хатын-кыз була, ул идарәсен югалта.

Фаҗигадә 9 һәм 11 яшьлек ике баланың гомере өзелә. Йөртүче хатынны хастаханәгә китергәннәр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Фотодан күренгәнчә, машина басуда юл кырыена төшеп киткән.