ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Бик сүкмәгез инде»: Фирдүс Тямаев төркеменнән музыкант киткән

0

Фирдүс Тямаев төркеменнән музыкант Радик Шәрәфиев киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

– «Безнең Тямай» командасыннан киттем. Фирдүс абый төркемендә 3 ел эшләгәннән соң, үземнең юл белән китәргә карар кылдым. Үземнең иҗатка өметем сүнеп барган вакытта, Фирдүс абый миңа: «Әйдә, әзрәк миндә эшлә, өйрән, иҗат ит, аннары үзең карарсың», – дип, үзенең төркеменә чакырды.

«Абый»ның төркемендә зур тормыш мәктәбе үтелде, мин бар яктан да ныклап үстем. Артист буларак та, шофер буларак та, музыкант, автор, гомумән кеше буларак мин бик үстем. Фирдүс абыйга зур рәхмәт әйтәсем килә. Миндә талант, өмет күргәне, киңәшләре, дәресләре өчен.

Командага хуплаулары өчен зур рәхмәт, һәр җырым алар аша, худсовет үтеп, чыгып барды. Фирдүс абый белән уртак җырларыбыз бар, бәлки, концертларда ишетерсез әле.

Озын сүзнең кыскасы, миңа тагын да үсәр өчен, бу адымны ясарга кирәк. Бик сүкмәгез инде. Үземнең «сольный» концертларымда күрешербез. Инде бу көздә үк.