Дога кылганда нәрсә дип сорарга?
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин «Вәгазьләр» телеграм-каналында дога кылу турында хәдис китерә.
«Бер кеше пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм янына килеп: «Йә Расүлаллаһ, Раббыма дога кылганда нәрсә дип сорыйм?» – диде.
Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңа җавап биреп: «Син болай дип әйт:
قُل اللهُمَّ اغفرِ لِي وارحَمنِي وعافِنِي وارزُقنِي
Аллаһүммәгъфир лии, вархамнии, вә гафиинии, вәрзукнии.
(Аллаһым, гөнаһларымны ярлыка, миңа рәхимлек кыл, сәламәтлек һәм иминлек бир, ризык-нигъмәтләреңнән өлешле ит).
Чөнки бу сүзләр синең дөньялыгыңны һәм ахирәтеңне үз эченә ала» (имам Мөслим риваяте).
Бу дога – кеше өчен иң кадерле һәм кирәкле булган нәрсәләрне сорауны үз эченә ала: гөнаһларны ярлыкавын, Раббының рәхмәтен, тән һәм җан сәламәтлеген, шулай ук хәләл ризык һәм бәрәкәтне. Шушы гади һәм тирән мәгънәле дога аша кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешергә өметләнә, дип яза Зөлфәт хәзрәт.