ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Зелпе җимешенең файдалы үзлекләре

0

Бакчада иң иртә өлгерә торган җимешнең җәй башында, витаминнарның җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме бик зур. Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча. Бу хакта «Кызыл таң» сайты яза.

Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләрен шикәр белән бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты – төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә төнәтмәсе төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла.

Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.