ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәрхүм биюче Азамат Заһировның туганы: «Хәзер синсез ничек яшәргә, апаем?»

0

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет Азамат Заһиров вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган. Биюче какы ашап агуланган һәм комага киткән, кире аңына килә алмаган, дип әйткәннәр иде.

Мәрхүмнең туганы Юлия биюченең фотоларыннан видеоязма куйган. «Хәзер ничек синсез яшәргә апаем! Йөрәк кайгыдан бәргәләнә, анда сиңа яхшыдыр, дип өметләнәм, минем туганым», – дип язган ул.

Комментарийларда биюченең әнисе Флисә апага, әтисенә һәм туганына көч һәм сабырлык телиләр. Чибәр яшь егетнең үкенечле үлеме турында искәртәләр.

Шулай ук баһадирдай егетнең шундый үлеме белән килешмәүчеләр дә бар.

«Какыны барыбыз да ашый идек. Хәзер басуларда чәчүче дә юк, нинди химикат булсын инде? Аптырарлык хәл. Аны бит әрчеп ашый идек, басудан җыеп», «Гаеплеләрне табарлар һәм җәзасын бирерләр, дип уйлыйм. Баланы кире кайтарып булмаса да», «Ул какыны башкалар да ашарга мөмкин иде бит. Бу хакта агу сибүчеләр хәбәр итәргә тиеш иде.Сораулар бик күп. Без балачакта барыбыз да кыр янында, юллар яныннан җыеп какы ашадык. Совет заманында нинди генә ашламалар, химикатлар кулланмыйлар иде. Какы белән агуланып үлү очраклары турында ишеткән булмады», – дип аптырап язучылар бар.