ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

21 июньгә һава торышы һәм ай календаре

0

21 июньдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән яшен булуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан исә, төнлә секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метрга кадәр, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +16..+21 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Җылылык ярата торган культураларга үсеш һәм җимешләре «төшсен» өчен стимуляторлар сиптерергә кирәк. Томат, борыч, баклажан, кыяр, кабак, ташкабак, патиссон, физалис, кәбестә һ.б. тукландыру өчен уңай вакыт. Томатларның ян үсентеләрен алырга. Йомшарту, мүлчәләү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш, печән чабу һәм утын әзерләү өчен уңайлы вакыт.

Җимеш агачларының ян ботакларын алып барырга. Бакча җиләгенең мыегын өзәргә. Бәрәңгенең төбенә өяргә. Черемә әзерләргә була. Бүлмә үсемлекләрен алга таба тамыр җибәртү өчен кисәргә мөмкин. Киселгән чәчәкләр букетларда озак саклана.