ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Якутия Сабан туе батыры Чаллыга төньяк боланын да, машинасын да алып кайтмаган

0

Якутиядә узган XXV федераль Сабантуйның абсолют батыры Радик Сәлахов Чаллыга төньяк боланын да, машинасын да алып кайтмаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

31 яшьлек спортчы 100 килодан артык авырлык категориясендә җиңде. Шуннан соң аның җилкәсенә тәкә урынына төньяк боланын салдылар, Татарстан Рәисе исеменнән «Лада Гранта» машинасын бирделәр.

«Болан авыр иде, өстәвенә тыпырчынды да. Мин аны өйгә алып кайтмым дип шунда ук уйладым. Экзотик хайван, безнең шәһәрдә яши алмас дип борчылдым. Шуңа күрә мин аны андагы спортчыларга – келәмдәге көндәшләремә – күчтәнәч итеп калдырдым. Нишләтәсен үзләре уйласыннар дидем», – дип сөйләгән Радик.

«Лада Гранта» да Якутиядә калган. Радик сүзләренчә, аңа утырып Чаллыга кайтсаң, юлга 7 көн кирәк. «Хәзер мин отпускта. Якутиягә машинаны алырга барырга җыенам. Аны тукталышта калдырып тордым. Спорт карьерасында мин 16 машина оттым. Хәзер «Гранта»да йөрим», – ди ул.