Уфада урамнан баручы хатын-кыз өстенә агач ауган
Бүген иртән Уфа шәһәрендәге Октябрь проспектында агач аугач, тротуардан баручы хатын-кыз имгәнгән. Бу турыда Гражданнарны яклау идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
«Уфада яшәүче 1974 елда туган хатын-кыз үзе «ашыгыч ярдәм» чакырган. Аны хастаханәгә китерделәр», – дигәннәр ведомствода.
Һава торышы тотрыксыз, яшеннәр һәм җил булу сәбәпле, коткаручылар агачлар, реклама такталары һәм ныклап беркетелмәгән конструкцияләр янында булмаска киңәш итә, диелә хәбәрдә.