ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» сүзләренең мәгънәсе

0

«Хозур дин турында» телеграм-каналында мөселманнарның ни өчен «Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» дип әйтүен аңлаталар.

«Игътибар иткәнегез бардыр: мөселманнар, нинди дә булса кайгы, сынау килгәндә, югалтулар вакытында «Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун» диләр. Ни өчен нәкъ менә шул сүзләрне кулланабыз соң, дип уйланганыгыз бармы? Барысы да бик гади», – диелә хәбәрдә.

Әлеге сүзләрнең мәгънәсе мондый: «Иннә лиЛләһи» – «Чынлыкта, без Аллаһыдан килдек» «үә иннә иләйһи раҗигун» – «һәм яңадан Аңа кайтачакбыз». Бу сүзләр безгә гомеребезнең вакытлыча гына булуын, һәм ахырда барыбызның да Аллаһыга хисап өчен кайтуыбызны искә төшерә. Бу сүзләр – ихластан Аллаһыга ышанып тапшыру – тәвәккәллек һәм сабырлык билгесе, диелә бу хәбәрдә.