ru24.pro
Intertat.ru
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кышын өч әби яши торган Матмыр авылынан Мөнирә апа: «Үлгәнчегә кадәр яшәсәм иде монда»

0

Матмыр авылына 2016 елда безнең коллегалар барган булган. Авыл турында менә нәрсә язылган булган.

«Хәзерге вакытта Матмыр авылында 6 кеше генә кыш чыга. Пенсиягә чыккан өлкәннәр һәм шәһәрдән кире күчеп кайткан бер-ике ир-ат кына авылда даими яши. Монда мәктәп, медпункт ябылганга берничә дистә елдан артык. Кибет 2001 елдан эшләми. Шуңа күрә ипи, шикәр, дару һ.б. кирәкле ризыклар, тормыш өчен кирәк-яракларны өлкән яшьтәге пенсионерлар балаларыннан, хат ташучылардан соратып ала».

Без авыл ягына таба борылганда бер көн алдан явып үткән яңгырдан соң юллар юешрәк иде. Батып калмасак ярый, дип борчылып та куйган идек. Шөкер, күңелсез хәлләргә тарымадык. Үзем дә юлсызрак авыллы яклардан булгач, әллә ни гаҗәпләнмәдем дә инде. Ярый, Ходайның рәхмәте белән Матмырга килеп кердек. Ыныдр-бакчаларда да кешеләр тавышлары ишетелә иде. Урамда берничә машина да да күрдек. Бер капка төбендә «УАЗ» да бар.

«Сөйләшергә кеше дә юк бит»

Гомере буена колхозда эшләп, хаклы ялга чыккан 81 яшьлек Мөнирә апа Сираҗиева капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган иде:

Авылга юл да юк, шуңа күрә халык та төрле якка таралышып, шәһәргә китеп бетте. Ә элекке заманда авыл шау-гөр килеп тора иде. Сагынып искә алырга гына калды ул чакларны. Йорт саен мал-туар иде, көтүләр йөргән вакытлар, һәр өйдә 5шәр бала… Мин үзем монда 60 ел яшим инде, килен булып төшкән идем. Ирем белән 5 бала үстердек, алар хәзер чыгып китте инде. Менә ялгыз торып калдым. Казаннан ялга кайтып йөриләр инде. Әлбәттә, балаларымның үзләре янына Казанга алып китәселәре килә. Ләкин миңа гомерем буена яшәгән җиремдә, үз йортымда – үз түремдә рәхәт шул. Үлгәнчегә кадәр яшәсәм иде монда.

Элек су ташый идек көянтәләп. Ә хәзер су һәм газ өйләргә кертелгән. Зарланырлык түгел. Йөрәк эрни, энем: мәчетебез хәзер эшләми инде. Хәзер кеше юк анда халыкны җыярга. Эш булса да яшьләр авылга кайтмый шул. Элек әле авылыбызда «Коммунизм» дип аталган колхозыбыз да бар иде. Анда ул күпләп икмәк чәчелә, атлар асрала иде. Рәхәт чаклар булган. Бүгенге көндә Казаннан авылга кайтып яшәүчеләр дә бар, әнә тегендәге бер йортта өйләнмәгән бер буйдак ир-ат яшәп ята. Кыш көне инде өч әби калабыз Матмырда. Җитте бит заманалар! Кыш көне инде юлларны көртләрдән тазартып торалар.

Монда бит кибет фәлән дә юк. Автолавкалар киләме?

Элек кибет тә, башлангыч мәктәп тә, клуб та (хәзер янды) бар иде. Аннары кирәк-яраклар алыр өчен автолавка да килеп йөрде. Ә әле халык калмагач, бер нәрсә дә юк шул… Авылыбызда бер әйбер булмаса да, яратам инде аны! Безнең тирә-якта елгалар да бик юк. Шул Дөя елгасы гына бар, ә болай Матмырга халык гөмбә җыярга килергә ярата. Җиләк бик юк, – дип сөйләде Мөнирә апа.

Шуннан соң Мөнирә апа: «Эй, сез килеп чыккач та күңелле булып китте әле! Болай сөйләшергә дә кеше юк бит авылыбызда. Урам буенда кеше урынына куяннар гына йөгереп йөри», - дип елмаеп куйды. Мөнирә апаның улы да без барганда отпускка кайткан иде, ялларын туган ягында үткәрүне хуп күрә икән ул.

Алга таба Матмыр авылы белән танышуыбызны дәвам итеп, аның бердәнбер урамы буйлап юлыбызны дәвам иттек. Күп кенә кечкенә, бер урамлы авылларга хас булмаган – Пушкин урамы икән ул. Авыл буш булса да, тып-тын түгел, ара-тирә кош-корт һәм кайбер ихаталарда гына кеше тавышлары ишетелгәләде.

«Балалар тиенләп җыеп машина ала, ә шушы авыл юлында ватып бетерәләр»

Авылның югары очынарак торган йортның тәрәзә төпләрендә яраннар күренә. Ипләп кенә тәрәзә каккач, каршыбызга педагогика ветераны булган Сания апа Җәләлиева чыкты.

«Әлһәмдүлилләһ, намаздамын. Мәчетебезне генә эшләтеп җибәреп булмады шул. Авыл барыбер дә яшәсен иде: үсемлекләр, дару үләннәре дисеңме – бөтен әйбер бар. Саф урман һәм экологиябез бик яхшы! Менә юлны да карасыннар иде бит! Гомер буена авыл халкы юлга тилмереп интекте, балакайлар. Балаларыбыз кайтып йөргәндә дә бик җайсыз бит, ашыгыч ярдәм машинасы да язын-көзен батып калуы ихтимал. Ашыгыч ярдәм шул урман артына кадәр генә килә дә, бетте. Чөнки яңгыр явып китсә керә алмыйлар. Монда яшәүче бөтен картларның да гомерлек җан бәласе шул булды – балалар күпме тиенләп җыеп машина ала, ә шушы авыл юлында ватып бетерәләр… Борчу-хәсрәт инде», – дип сүз башлады ул.

Җәй көннәрендә Матмырда халык күбрәктер?

Әйе, өлкәннәрнең балалары һәм оныклары җәйге ялларга кайта, өстәвенә «дачниклар» да күп. Алар әле тавыкларга кадәр асрыйлар. Мин тормыш иптәшем исән чакта гел монда яши идем, ләкин картым вафат булгач, быел беренче тапкыр шәһәрдә кышны чыктым шул… Балалар алып китте үзләре янына. Ирем шушы авылныкы иде, әтисез, авыр балачак күреп үстек. Әти сугышка киткәндә нибары 10 ай булган миңа.

Элек сездә мәктәп тә булган, диләр…

Әйе, мин укыттым. Авылыбызның мәктәбе бала-чаганың, пионерларның шат авазыннан шау-гөр килеп торган заманнары да бар иде бит! Кайнатамның энесе Фәлаһетдин Җәләлиев – Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән шәхес. Мәктәпнең пионер дружинасы да аның исемен йөртте. Ләкин аның турында әллә ни күп мәгълүмат туплауга ирешмәдек шул. Мин көне-төне мәктәптән кайтып кермәсәм, тормыш иптәшем күрше авылдагы комбинатта шофер булып эшләде. Җанны биреп эшләдек. Бихисап малларыбыз бар иде, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Сания ападан авыл тарихы турында да сорап карадым. «Авылның тарихын күпме белергә тырышып карасак та, килеп чыкмады. Мәртәбәле бүләкләр алган авылдашларыбыз да бар. Якташлар очрашуларын үткәрүчеләр дә булды. Вәт менә элек, ичмасам Сабантуйлары уен-көлке, ничәчәмә гармунчылар белән җырлар җырлап, очкын чәчрәтеп биеп уза иде ул! Авыл гомумән гомер-гомергә талантларга, балта осталарына бай булды шул. Әнә тәрәзә йөзлекләрен һәм капкачларын гына карагызчы, нинди матур бит», – дип сөйләде әңгәмәдәш.

«Туган йортны ташлап булмый»

Сания апа белән саубуллашып алга таба кузгалгач, кирпечтән ясалган йортка килеп җиттек, капкалары ачык иде. Өй хуҗасы йортның ишегалдындагы яшел хәтфәдәй үләнне чабырга җыенып йөри. Үзләре Казанда көн күрүче хезмәт ветераннары Шәймәрдан абзый һәм Әлфия апа Шәвалиевлар икән.

«Туган йортны ташлап булмый инде. Туган нигез – изгелекле урын бит. Ташласаң таралыр иде. Әти-әни гомер буена колхозда армый-талмый эшләде. Әтием бригадир да булды. Җәй көне, көннәр матурлангач авылга җан керә. Бала-чага, яшьләр кайта, музыка ишетелә башлый. Ни кызганыч, балалар сирәк кайта шул – үләнгә басарга куркалар бит (көлә). Ә үзебез ял саен кайтабыз», – дип сөйләде Шәймәрдан абый.

«Әти-әниләр тыныч ятсыннар, урыннары оҗмахта булсын инде. Килен булып төшкәннән бирле ял саен монда инде», – дип елмаеп сөйләшүгә кушыла Әлфия ханым да.

Инде авылның көнкүреше белән танышып, аның тормыш сөючән халкы белән сөйләшеп кайту юлына чыгарга җыенганда кабаттан авылга күз салам. Бетеп барган авыл, дисәләр дә, халык ара-тирә булса да бар әле. Алда язып үткән Сания апаның йорт түбәсенә тавыш көчәйткеч урнаштырылган, мунчасының урам як диварында мәгълүмат стенды да эленеп тора. Аларны урындагы авыл Советы куйган. Авылның киләчәге бармы, әллә инде юкмы, дип уйга батасы да килми. Кем белә, бәлки, Матмыр авылындагы төп нигезләренә кайтып төпләнүчеләр, җәйге йортлар салучылар булыр әле.

Матмырга борылышта юлны ясыйлар